Саба таңнары

Ничек ял итәсең, укытучы?

Җәй айларын һәркем көтеп ала. Аны бик тә сагынып көтеп алучылар арасына  иң элек мәктәп укучыларын һәм аларның остазлары – укытучыларны кертер идек, шулай бит. Укытучы  һөнәре арада иң әһәмиятле һәм иң нәтиҗәлеләрдән, шул ук вакытта эше шактый ук киеренкеләрдән  санала. Көн саен  һәркайсы 30-40 баладан торган сыйныфта  дәрес алып барырга кирәк.

Ул балаларның һәрберсе  бертуктаусыз кычкыра һәм кирегә сукалый.  Аларны  бер көйгә салу –һәркемнең кулыннан килми торган катлаулы мәсьәлә.  Шунлыктан  укытучының еллык ялы 56 көн тәшкил итүе  бер дә гаҗәп түгел, шушы  вакыт арасында алар яхшы итеп ял итәргә һәм киләсе уку елы алдыннан яңа көч тупларга тиеш.

Кызганычка, һәммәбезнең дә ял урынын сайлау еш кына кесә  калынлыгы белән чикләнә. Әйдәгез, бергәләп, укытучыларның  һөнәр үзенчәлекләре исәпкә алынган һәм хезмәт хакларына туры килгән берәр ял итү урынын карап узыйк әле.

Ел буе җыелган киеренкелекне бетерү өчен, әлбәттә,  көн саен ямьле табигать  кочагында  урнашкан табигый сулыкта  коенудан да яхшысы юк инде аның. Монда рәхәтләнеп  ял итәргә дә,  тулысынча бушанырга  да була.  Бик күп укытучылар, диңгезгә барып чыккач,  хәтта эш телефоннарын сүндереп куялар һәм  туганнары белән элемтәгә  икенче мобиль телефоннары яки өстәмә сим-карталар аша гына чыгалар.  Күп кенә очракларда  укытучының ел буе җыелып барган  хезмәт хакы 10-12 көнгә Сочи, Анапа яки Кырымга, йә булмаса  Төркиягә яки Мисырга яна торган путевка сатып алырга  җитә.

 Әгәр дә кеше  эш урынын төшке аш вакытында гына бушатып,  ел әйләнәсе өстәл янында утырып эшли икән,  бу кеше кислород ачлыгыннан интегә, дип әйтергә тулы ышаныч бар.  Моңа ышану өчен үпкәләрегезне җилләтеп карагыз. Минутына 15-16 тапкыр сулыш алган “утырып эшләүчеләр”   организмнарына һәр сулышта 0,5 литр һава  кертәләр. Минутына ул 8 литр килеп чыга.  Эше хәрәкәт белән бәйле булганнар  һәр сулышта 1 литр һава кабул итә һәм минут эчендә ул аны 16 литрга җиткерә. Шуңа күрә  утырып башкара торган хезмәттәге һөнәр ияләренең  тән тукымаларына һәм баш мие кан тамырларына һәрвакыт кислород җитенкерәми.

 Кислород җитенкерәмәве  даими йоклыйсы килүгә, таркаулыкка һәм талчыгуга китерүе мөмкин. Шуңа күрә эш вакытларын өстәл  янында уздыручы  укытучылар еллык ял вакытларында  күбрәк хәрәкәтләнсеннәр иде.  Актив ял итү вариантлары бик күп. Боларга, мисалдан,  билгеле бер маршрут буенча походка чыгуны,  елга буйлап салда йөзүне, атлы тур оештыруны, экологик походка чыгуны, берничә тәүлеккә балыкка баруны кертергә мөмкин.

Әлеге чаралар сезгә буыннарыгызны язарга, туйганчы саф һава суларга мөмкинлек бирә.

Өлкән яшьтәге укытучылар җәйге ялларын үзләренең дачаларында  үткәрергә ярата. Монда шәһәр ыгы-зыгысыннан качып  ял итәргә дә, түтәлләрдә казынырга да, үз кишәрлекләрендә дус-ишләре белән бергәләп кичке чәй мәҗлесләре оештырырга да мөмкин.   Җәйне дача йортларында уздыруны   диңгезгә яки чит илгә бару турын гаилә бюджеты күтәрә алмаганнар яки ишле гаиләләр сайлый. Дачада ял итү һәркемгә килешә,  әмма башка төрле планнар да корырга, бертөслелектән кача да белергә кирәк,  югыйсә ике айга якын сузылган  ял вакыты  сезгә тиешле рәхәтлек китермәскә дә мөмкин.

Уку елы азагында күп кенә укытучылар үзләрендә эштән талчыгу хисе, көчле арыганлык, психологик авырлык тоялар.  Мондый чакта  үзеңнең күңелеңә яткан ял итү формасын  сайлый белергә кирәк.  Әгәр дә сезгә  ял вакытында эшегезне онытып тору кыен икән, аралашуы  моңсу  уйлардан аерырлык  кызыклы кешеләр компаниясендә ял итү юлын  сайларга кирәк.  Ул берничә көнгә Россия яки Европа шәһәрләренә сәях кылучы төркемле тур булырга мөмкин.  Иң мөһиме – янәшәгездә  яхшы  кәефле яшьтәшләрегез, бер дулкындагы аралашучан кешеләр булуы. Безнең мускул системасын, нерв системасыннан аермалы буларак, көчсезлек халәтенә җиткерү бик җиңел. Аеруча ялга киткәндә үзең белән алда башкарасы авыр эшләр, ниндидер чишелмәгән проблемалар турында уйланулар  биштәре  алганда. Мондый очракта, янәшәңдә  әңгәмәдәшләр булмаса, диңгез буенда үскән пальма күләгәсендә ятуның да файдасы юк.

Ял вакытында физик хезмәт белән шөгыльләнүчеләргә кыймылдамый ятуның файдасы булмаган кебек, вакытларын өстәл янында уздыручыларга да организмнарына кисәк кенә кислород тутыра башлау  киңәш ителми.  Ял итә башлау белән кискен хәрәкәтләр ясау сезгә зыян гына китерергә мөмкин. Беренче көннәрдә  организм  җирле климатка ияләшергә, башка төрле туклану режимына, көн тәртибенә  күнегергә тиеш. Шуңа күрә  походка чыгу кебек мөһим чараларны ялның беренче көннәренә үк планлаштырмагыз.

Һәм тагын. Хезмәттәшләрегезгә һәм җитәкчеләрегезгә  үзегезне тиешле ялдан читләштерергә юл куймагыз. Көч туплау һәм балаларны өйрәтү өчен укытучы тиешенчә ял итәргә кирәклеген үзе белә, ул ял вакытында мәктәпкә капиталь ремонт ясарга яки башка эш белән шөгыльләнергә тиеш түгел.

                                                                
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
     Ирек НИГЪМӘТИ

Мәгариф

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: