Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Саулык үз кулыбызда

Бавырың сәламәт булмаса­, тор­мы­шның яме китә, чөнки башың чир­дән чыкмый­. Бу мөһим­ органның иминлеген­ саклау­ күбесенчә үзебездән­ тора.

Сәламәт туклану турында сөйләгәндә, гадәттә, майлы ашамаска кирәк, ул бавырга зыян сала дигән фикер алга сө­релә. Организмның тулыканлы эшчәнлеге өчен, аксым белән углеводлардан, витаминнардан тыш, яхшы сыйфатлы майлар да кирәк икәнлеген онытмыйк. Тик аның сыйфаты яхшы, күләме зур булмаска тиеш. Майлы ризыклар белән кергән файдалы органик кушылма-В4 витамины, ягъни холин матдәсе, бавырны гына түгел, баш миен, йөрәкне савыктыруга, аларның төп функцияләрен саклап калуга ярдәм итә, нерв системасын тонуста тота. Көчебезнең ташып торуы, кәеф күтә­ренкелеге, чыдамлыгыбыз, организмның агулардан чистарына алуы, хәтта танып-белү процессларының тиешле дә­рә­җәдә булуы орга­низм­дагы холин матдәсе күләменә бәйледер дип кем уйлаган? В витаминнары төркеменә кергән, суда эрүчән туклыклы холин матдәсе, ДНК кү­зәнәк­ләрен формалаштыруда, ризыкны эшкәртүдә, репродуктив һәм эндокрин функцияләрне башкаруда, организмны токсиннардан чистартуда, хәтерне яхшыртуда актив катнаша. Белгечләр фикеренчә, көндәлек кулланыштагы азык-төлек җыелмасында В 4 витамины җитәрлек булмаса, кешенең энергиясе кими, йокыдан торганда ук арыганлык, даими хәлсезлек сизелә, хәтере начарлана, уку-өйрәнү аңа авыр бирелә, нервлары киеренке, кәефе гел начар була, аның башкалар белән аралашасы килми, мус­куллары авырта, бавырына май катламы туплана.

Бавырның төп дошманы — спиртлы эчемлек­ләр икәнлеген белмәүчеләр юктыр. Мин аракы эч­мим, шуңа миңа афәт янамый дияргә ашык­мыйк. Кирәксә-кирәк­мә­сә дә даруларны еш куллану, артык күп ашау, көнкүреш химиясенә, азыкны көйдерми торган савыт-сабага мөкиббән китү, кыздырылган ризыкларга, камыр ашларына, баллы тәм-томнарга өс­тенлек бирү, чиста суны аз эчү кебек гадәтләр дә бавыр эшчәнлегенә авырлык китерә. Шуның өстенә, күп­ләр тәмәке көйрәтә, аз хәрәкәтләнә.

Бавырга ничаклы читен булмасын, анда авыртуны сизү рецепторлары булмау сәбәпле, ул соңгы чиккә җиткәнче “түзә”. Тәмам кешелектән чыгып, хәлдән тайгач, бавырын май каплагач, үт юлларына таш тыгылгач кына табибка күренгән кеше, бу органым нилектән сафтан чыккан икән дип аптырап кала. Күпләр артык авырлыктан интегә. Бүгенге көндә трансмайлы ризыкларга өстенлек бирүчеләр, аз хәрәкәтләнүчеләр арабызда тулып ята. Ишелеп чыккан корсак, ирләргә дә, хатын-кызларга да хас яман күренеш. Ямьсезлегең бер хәл, ә иркенләп сулый, җитез хәрәкәтләнә алмауны, физик эш башкаруның авырлашуын, көндез йокымсырау халәтеннән котыла, төнлә йоклап китә алмыйча боргалану, иртән кәефсез торуны, хәтер начараюны кая куясың? Моңа кем гаепле соң? Эштән арып кайттым, кәефем начар, стрес­сны юарга кирәк һ.б. сыныкка сылтаулар бе­лән, табын янында берничә чәркәне әйләндереп каплаганнан соң, фаст­фуд, кыздырылган бәрәңге, казылык кебек концерогенлы ризыкларны, симез итләрне, шашлыкны, мае агып торган бәлеш­ләрне чамасыз күп итеп сыпыртучылар — үзебез түгелме?

Организмга сәламәт булу өчен фолий кислотасына бай яшелчәләр, ярмалы ризыклар кирәк. Бавырыбызга, баш миебезгә ихластан ярдәм итәсебез килсә, В4 витаминына бай табигый азык-төлек белән генә тукланыйк. Сыерның, кошларның үпкә-бавырларын, креветка, кальмар, майлы диңгез балыкларын, аеруча сөләйман балыгын атналык рационыбызга кертергә тыры­шыйк. Нут, гади борчак, кытай борчагы, фасоль, тавык йомыркасы сарысы, сыер, күркә итләре, тавыкның түш ите — болар бырысы да бавыр һәм баш мие өчен аеруча кирәкле ашамлыклар. Ана сөтендә, баш миен тонуста тотучы тавык йомыркасында сихәтле холин матдәсе аеруча күп. Сыер, кәҗә сөте, алардан әзерләнгән ризыклар, эремчек суы, төсле кә­бестә, эретелгән каз, үрдәк майлары, организмны В4 витаминына баетып кына калмый, бавырны, баш миен, йө­рәкне тукландыра, савыктыра, яшәртә.

Холин ярдәмендә үзәк нерв системасының функцияләре яхшыра, баш миендәге нейроннар арасындагы мәгълүмат тапшыру реакциясе кө­чәя, нәтиҗәдә кешенең хәтере әйбәтләнә. Холин матдәсе җитәрлек кү­ләмдә булганда, бавырны май басмый, йокы нормага салына, кешенең көч-куәте, хезмәт җитеш­терүчәнлеге арта, кәефе яхшыра. В 4 витамины авырлы хатынга карындагы сабыеның әйбәт үсеше, ананың сә­ла­мәт­леге өчен бик кирәк. Бу витамин укучы балаларның хәтерен яхшырта, белем алуны җи­ңеләйтә. Олы яшьтәгеләрне хәтер югалу чиреннән саклый. Гиппократ әйтмешли, ашаган ризыгыбыз дару булсын. Бүгенге шомлы пандемия шартларында үз сәламәтлегебезне кайгырту икеләтә мө­һим. Аллаһ Тәгалә сакланганны саклармын дигән. Сау-сәламәт, исән-имин булыгыз!

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев