Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Суган-сарымсак кына булышмый | Грипптан ничек сакланырга?

    Быелгы кышта дөньяда соңгы унбиш елдагы иң көчле грипп эпидемиясе күзәтеләчәк. Бу көннәрдә Америка галимнәре шулай дип “шатландырды”. Россиядә грипп шаукымы декабрь азагында башланыр дип көтелә. Вирусның иң югары ноктасы исә гыйнвар уртасына туры киләчәк, дип кисәтә белгечләр.

    Елның-елында ишетелә торган фаразлар бу. Сүз дә юк, грипп бик куркыныч чир санала. Шулай да соңгы арада аны җиңелчә генә уза торган, аяк өсте үткәрә торган чирләр рәтенә кертеп, аңа каршы көрәшкә дә өстән-өстән генә карый башладык кебек. Арабызда гриппны салкын тию белән бутаучылар да юк түгел. Грипп турында ишетергә туры килгән төрле уйдырмалар хәлне тагын да катлауландыра.

    1 нче уйдырма. Грипп белән салкын тию – бер үк чир. Салкын тию – төрле вируслар тәэсирендәге йогышлы авыру. Грипп исә сулыш юлларының грипп вирусы тәэсирендә көчле инфекция авыруыннан гыйбарәт. ОРВИ чагыштырмача җиңелрәк уза. Билгеләре акрынлап күренә башлый. Кеше бер атна дигәндә терелә. Грипп кисәк кенә һөҗүм итә. Кеше үзен начар хис итә башлый, температурасы күтәрелә, буыннар сызлый, тамак әчетә. Моннан тыш йөткерү, баш авырту, борыннан агу кебек билгеләр дә күзәтелә. Грипп эләктергән кеше якынча ике атна чирли. Дөрес дәваланмаган очракта, хәле кабат начарланырга мөмкин.

    2 нче уйдырма. Грипп вакытында дәвалану мәҗбүри түгел. Күп итеп су һәм вакытында дару эчсәң, уза ул. Болай дип фикер йөртүчеләрнең гомере аянычлы тәмамланырга мөмкин. Ник дигәндә, грипп – иң куркыныч йогышлы чирләрнең берсе. Биш яше тулмаган балалар, өлкәннәр авырган очракта аеруча игътибарлы булу сорала. Гриппны салкын тигән чактагы кебек күп итеп су эчеп кенә җиңеп булмый. Дөрес дәваланмасаң, бөер, йөрәк, үпкәләрне дә зарарларга мөмкин ул. Шуңа күрә грипп эләктергән кешегә иң элек вируска каршы махсус дарулар эчеп, урын өстендә ятып дәваланырга киңәш ителә.

    3 нче уйдырма. Грипп вакытында борынга томау төшми. Грипп вакытында, дөрестән дә, сирәк күзәтелә ул. Әмма кайчак әлеге вирустан интеккән кешенең дә борынына томау төшәргә мөмкин. Ник дигәндә, вирус организмга иң элек сулыш юлы аша керә. Борын куышлыгындагы күзәнәкләр зарарлана. Шуңа күрә кайчак грипп вакытында да борынга томау төшү күзәтелергә мөмкин.

    4 нче уйдырма. Грипп акча аша да йогарга мөмкин. Вирус кисәкчекләре тышкы тәэсирләргә бирешми. Шуңа күрә ул төрле өслекләрдә ике атна дәвамында “яши” ала. Әмма кәгазь акча очрагында искәрмә бар. Хәзерге купюралар, нигездә, микробларга каршы торучан махсус кәгазьләрдә басыла. Өстәвенә алар һәрчак әйләнештә. Шуңа күрә акча аша грипп йоктыру ихтималы бик аз. Аннан ары да шик туа калса, гап-гади кагыйдәне генә үтәргә кирәк. Акча тоткач, кулны яхшылап сабын белән юарга онытмагыз!

    5 нче уйдырма. Грипп вакытында күбрәк суган, сарымсак, лимон ашарга кирәк. Иммунитетны ныгыту өчен менә дигән чара булса да, гриппка каршы көрәштә көчсез алар. Грипптан саклану өчен вирус котырган чорда кеше күп җыелган урыннарга барудан тыелып тору, кулларны ешрак юу, алдан хәстәрен күреп, иммунитетны ныгытудан да яхшысы юк.

    6 нчы уйдырма. Кышкы салкында туңдыңмы – грипп белән авыруыңны көт тә тор! Грипп фәкать кешедән кешегә генә йога ала. Урамда нинди һава торышы булуга, гомумән, бәйле түгел ул. Алайса, ни өчен кыш көне грипп белән авыручылар саны бермә-бер арта, диярсез. Барысы да кешеләрнең күп вакытын җилләтелми торган ябык биналарда уздыруына бәйле. Мондый шартларда бер-береңә грипп йоктыру куркынычы бермә-бер арта.

    Грипптан ничек сакланырга?

    – Авыру кешеләр белән азрак аралашырга һәм алардан кимендә 1 метр ераклыкта булырга кирәк. Авыру кеше булган бинада битлек киегез. Грипп котырган чорда, гомумән, битлек киеп йөрү хәерле.

    – Кулны сабын яки составында спирт булган куллар өчен махсус чара ярдәмендә еш юу да гадәткә керсен.

    – Төчкергәндә һәм йөткергәндә борыныгызны, авызыгызны кулъяулык белән томалагыз.

    – Кулларыгыз белән күзгә, борынга, авызга азрак кагылырга тырышыгыз.

    – Ишек тоткаларын, җиһаз, уенчыкларны һәм башка каты өслекләрне чистартып торыгыз.

    – Борынны сабын, марганцовка, фурациллин, сода эремәсе һәм ромашка төнәтмәсе белән юдыру да грипп йогудан ярдәм итәчәк.

    – Витаминнар чыганагы булган яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашагыз, ашау рационын төрләндерегез.

    P.S.: Грипп эпидемиясе ел саен Җир шарында яшәүче халыкның 15 процентын зарарлый. Дөньяда грипп белән 500 миллион кеше авырса, шуның 2 миллионы вафат була.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: vatantat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: