Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Табиб инсульт билгеләре күзәтелгәндә нишләргә кирәклеге хакында сөйләде

Сәламәтлеккә җитди зыян китерә торган авырулар исемлегендә инсульт онкологиядән соң икенче урынны били.

Түбән Камада Өченче буын университетында медицина белеме нигезләре буенча чираттагы лекция булды. Бу юлы студентлар табиблар белән нерв системасы авырулары һәм инсульт турында сөйләште. Бу хакта Түбән Кама районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аудитория каршында баш штаттан тыш невролог Людмила Кудашева һәм баш штаттан тыш ангионевролог Евгений Чаузов чыгыш ясады.

Евгений Чаузов искәрткәнчә, сәламәтлеккә җитди зыян китерә торган авырулар исемлегендә инсульт онкологиядән соң икенче урынны били.

«Әгәр автобуста яки урамда кемнеңдер хәле начарайган икән, аңа елмаерга һәм кулын күтәрергә кушыгыз – инсульт вакытында битнең симметриясе бозыла һәм бер ягы хәрәкәтләнми, кулның берсе икенчесеннән «артта кала» яки гомумән күтәрелми», - дип искәртте табиб инсультның төп билгеләре турында.

Шулай ук кешенең сөйләме бозыла, ул исем-фамилиясен авырлык белән әйтә. Инсульт билгеләре күзәтелгәндә шунда ук ашыгыч ярдәмгә шалтыратырга кирәк. Әгәр диагноз расланса, пациентны тиз арада хастаханәгә озаталар.

Бу очракта иң мөһиме – вакытны кулдан ычкындырмау. «Пациентка беренче 3-4 сәгать эчендә ярдәм күрсәтсәң, инсультның тискәре нәтиҗәләре минималь булачак», - дип искәртте табиб. 

Фото: twitter.com/doctorveraklg

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев