Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Татарстан Хөкүмәте эш бирүчеләргә коронавирусны кисәтү буенча киңәшләр таратты

Татарстанда яңа коронавирус таралуга юл куймау өчен, 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Татарстан Хөкүмәте Татарстанның эш бирүчеләренә һәм республикага башка илләрдән әйләнеп кайткан туристларга коронавирусны кисәтү буенча киңәшләрен җиткерде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы схема рәвешендәге гамәлләр алгоритмын Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

Барлык эш бирүчеләргә дә үз хезмәткәрләренә кул юу урыннарына каршылыксыз керү мөмкинлеген тәэмин итәргә һәм кулларны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары булган дозаторлар урнаштырырга кирәк. Моннан тыш, хезмәткәрләрнең температурасын даими үлчәргә һәм температурасы югары булган кешеләрне эштән читләштерергә киңәш ителә.

Шулай ук коронавируска бәйле вазгыять имин булмаган төбәкләргә командировкалар графигын яңадан карарга кирәк.

Күрсәтмә нигезендә, коронавирус очраклары теркәлгән илләрдән республикага әйләнеп кайткан барлык туристлар кайнар элемтә телефонына шалтыратып, чит илдә булу вакытын һәм урынын хәбәр итәргә тиеш: 8 (843) 296-02-24, 8 (843) 231-20-70.

Эпидемиологик вазгыять имин булмаган илләрдән (Кытай, Көньяк Корея, Италия, Иран, Испания, Франция, Германия) кайткан татарстанлылар ике атна дәвамында өйдә карантин узарга тиеш.

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев