Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Татарстан виноградчыларының серләре:ничек итеп татлы виноград үстерергә?

Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноград үстерә башлады. Әмма күпчелек очракта безнең шартларда ул өлгерми кала яки җимешләре әчкелтем була. Татарстанда татлы виноград үстерү - бөтен бер фән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән бергә киңәшләр язмалары сериясен дәвам итә.

Җәй ахырына үзен хөрмәт иткән һәр виноградчы виноград үстерү буенча оста бизәк төшерүчегә әверелә. Август азагы – йөзем җимеше сок белән тула, ә бакчачылар моның өчен үсемлекләргә бөтен көчләрен бирәләр. Август азагы - сентябрь башында виноград белән ниләр эшләргә кирәклеге турында эксперт Рөстәм Гомәров сөйли.

“Августның 2 яртысыннан виноград, төрле төсләргә кереп, үзгәрә башлый. Виноград тәлгәшләре, кояш нурларын җәлеп итеп, тулалар. Хәзер, азотны киметеп, аларны тукландыруны дәвам итәргә кирәк. Бу чорда төп бурычларның берсе - үсемлекләрнең бөтен көчен тзлгәшләрне тукландыруга юнәлтү”, - дип сөйли “Казанская лоза” клубы рәисе Рөстәм Гомәров.

Алга таба виноградның өске ягын беренче чын яфракларга кадәр кисәбез. “Якынча 50-60 см. алабыз да, кызганмыйча, кисәргә кирәк. Әгәр куак бик озын үсеп киткән булса, 50-70 см-дан да күбрәк кисәргә була”, - ди тәҗрибәле виноградчы.

Виноград - сезон эчендә 7-10 метрга кадәр үсә торган үсемлек. “Туклану согы шул массаны үстерү өчен китә, ә без, кисеп, аны туктатабыз һәм сок тәлгәштә кала. Алга таба виноград тәлгәшләрендә шикәр җыела башлый. Кискән вакытта алынмый калган ян-як өстәмә үсентеләрне дә алабыз, кызганмыйча алырга кирәк аларны, күпме күбрәк киссәң, шулкадәр яхшырак була. Тәлгәшне өлгертү өчен 2 метр куак җитә”, - дип, киңәш итә виноградчы.

Йөзем җимеше тизрәк өлгерсен өчен, аларны кояш нурлары төшәрлек итеп ачарга кирәк. Җимешләрне ачабыз, аларны кояштан каплап тора торган түбән яфракларны кисәбез. Шулай эшләгәндә, алар тизрәк шикәр туплый башлый.

Алда виноград бакчасын иң күңелле мизгеләр көтә. Тиздән уңыш җыю вакыты килеп җитә, әмма, күңелле мизгелләр белән мавыгып, үсемлекләрне авыруларга каршы биопрепаратлар белән эшкәртү турында онытмаска кирәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны җиткерә, барлык теләүчеләр Аграр университет каршындагы «Казанская лоза» клубында виноград сәнгатенә өйрәнә ала. Тулырак мәгълүмат алу өчен 8(903)342-07-69 телефоны буенча Рөстәм Гомәровка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев