Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Тәрәзә челтәрләрен ничек ап-ак итәргә

Сабантуй алдыннан күпләребез өйләр юарга, фатирларны чистартырга тотынабыз. Хуҗабикәләргә берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Өй юарга тотындыңмы, челтәрне ничек агартырга дигән мәсьәлә килеп баса бит.  Кояш нурлары да саргайта аны, тәрәзәләрне ачык тотсаң, тузанга да бата... Тизрәк кибеткә чабарга, ниндидер максус агарту чаралары алырга ашыкмагыз әле. Химия – ни дисәң дә химия инде ул.

Без сезгә челтәр агартуның иң җиңел һәм иң ансат юлын тәкъдим итәбез. Тагын иң арзаны да әле ул.

*Зур ләгәнгә җылы су тутырып, челтәрне шунда җебетергә салыгыз.

* Су челтәрне тулысынча капларлык булсын.

* Өстенә  1 килограмм аш тозы салыгыз.

* Тоз янына сода да өстәргә мөмкин.

* 30 минут тотыгыз. Тоз һәм сода челтәрдәге бөтен пычракны суга чыгарачак.

* Инде челтәрне кер юу машинасына салсагыз да була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев