Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

«Яшел түтәл»дән бакчада кышкы эшләр буенча киңәшләр

Бакчачылар өчен «Яшел түтәл» клубы белем бирү проекты, Татарстан Республикасы Россия авыл хуҗалыгы үзәге проекты экспертлары бакчада кышкы эшләр турындагы иң еш бирелүче сорауларга җавап җиткерде.

 

  1.  Кышкы өч ай ял итү өчен зур мөмкинлек, әмма буш вакытта ниләр белән шөгыльләнергә? Сезонны тулы әзерлек белән каршы алу өчен декабрь, гыйнвар һәм фераль айларында нәрсәләр башкарырга?

Эш күләме быел кышның нинди булганлыгыннан тора. Яңгырлы, юеш кыш башында бар көчне үсемлекләрнең җылылыгын саклауга багышларга кирәк.

  • Бакча мәйданында кар. Кыш тулысынча үз хокукларын алуга, карны тигез итеп тарату эшенә керешегез. Карны түтәлләр, җимеш куаклары һәм агачлары төбе буйлап таратыгыз. Карны җиңелчә таптау киңәш ителә. Агач һәм куак төпләрендә тапталган кар җир астындагы дымны озак саклау мөмкинлеге, шулай ук үсемлекләрнең тамыр системасын туңудан саклау мөмкинлеген бирә.
  • Бөтен бакча мәйданы тирәли койма буендагы карны таптап чыгу да артык булмас. Әлеге ысул бакчаны куяннар һәм кыр тычканнарыннан сакларга ярдәм итәр.
  • Кар яуганчы җимеш агачлары куакларын терәү ярдәмендә беркетегез. Карткатламы авырлыгы астында ябалдашлар сынарга мөмкин, моннан вакытында чарасын күреп кенә котылырга мөмкин.
  • Әгәр агач сынган икән, сыну мәйданын ачыклагыз, агачны дәвалау сынуның күмпе күләмдә булуыннан тора. Кечкенә сыныкны бакча балавызы дәвалый, тирәнрәк яраларны инде бакыр купоросы белән эшкәртергә, аннан соң цемент сылап куярга кирәк. Зур скелет ябалдашлары ярылган икән, аларны бер-берсенә тарттырып бау белән бәйләп куярга кирәк.
  • Җимеш агачларын кар пешүеннән, суыктан һәм кышкы фаза корткычларыннан саклау чарасы булып акшарлау тора. Акшар эремтәсен ясау өчен сезгә су, акшар (сүндерелгән известь), ПВА җилеме һәм бакыр купоросы кирәк булачак. 10 литр суда 3 кг акшарны яки известьне эретегез, аерым савытта җылы су белән бакыр купоросы (0,5 кг) эретмәсен ясагыз. Әлеге катнашмага 100 гр. җилем өстәгез һәм ике сыеклыкны бергә кушыгыз. Дөрес ясалган акшар эретмәсе каймак сыеклыгында булырга тиеш. Җимеш агачларын агарту ике этапта үткәрелә: икенчесе беренчесе кибеп беткәннән соң башкарыла. Әзер акшарны махсус кибетләрдән сатып алырга мөмкин.
  1. Кышын теплицаны ничек карарга?

Теплицада кышкы эшләр аны дезинфекцияләүдән һәм туфрагын алыштырудан башлана. Вакытны экономияләү өчен бу эшләрне инде көздән үк, уңыш җыелып бетүгә һәм төп эшләр тәмамлануга ук башларга мөмкин.

Теплицаның тәрәзәләрен карап чыгыгыз, әгәр сыну урыннары, ярыклар бар икән, аларны ямарга кирәк. 

Теплица яңа сезонга әзерләнгәч, иртә өлгерүче культураларны игү эшенә керешегез. Әлеге пунктның җылытылучы теплицаларга гына кагылганлыгын искәртәбез, калган очракларда утырту эшен язгы чорга калдырырга туры киләчәк. Иртә өлгерүче культуралар арасында берничә сорт кыяр, томат, баклажанны, башлы суганны билгеләп үтәргә мөмкин, әмма истә тотыгыз, теплицада җылы булса да, кайчак кояш җитмәскә мөмкин. Өстәмә яктылык лампаларын файдаланыгыз.

  1. Бакчада кар тоту эшен башкарырга кирәкме һәм ул ничек эшләнә?

Табигый кар катламы күпьеллык чәчәк культураларын, шулай ук куакларны һәм агачларны зәмһәрир суыклардан саклый. Язгы кояш җылысыннан эреп суга әйләнгән кар катламы туфракны дымга баета, бу исә үсемлекләрне барлык яз айларында һәм хәтта җәен дә дымга туендыру чарасы булып тора. Шунлыктан бакчаларда мөмкин кадәр күбрәк итеп кар тотарга кирәк.

Күпчелек очракта кар катламының җитмәвенә сәбәпче булып карны таратучы көчле җилләр тора. Кар тоту принцибынең сере булып һава агымы юлларына карны тотучы киртәләр куеп чыгуда. Киртәләр теге яисә бу җирлектә өстенлек иткән җилләргә перпендикуляр рәвештә куела, нәтиҗәдә алар тирәсендә таулар өелә.

1 см кар катламы җирнең җылынуын 1°Cка арттыра. Бакча чәчүлекләре туңмасын өчен еш кына 20-30 см карткатламы да җитә.

Кар тотуның берничә нәтиҗәле ысулы бар:

  • Җилдән саклану каплаулары. Биеклеге 1 м һәм киңлеге якынча 1,5–2 м калканнарны шахмат тактасы тәртибендә тезәләр. Аларны кул астындагы төрле материаллардан ясыйлар.
  • Чыршы ботаклары. Аларны кирәкле урыннарга (түтәлләргә, агач төрләренә һ.б. җирләргә) салып чыгалар. Кар каплап киткәч, ботакларны әкрен генә алып башка җиргә дә салырга мөмкин.
  • Эре ботаклар (көнбагыш, кукуруз һ.б.), тамырлар һәм көзен киселгән ботаклар. Боларның барысын да бакча буйлап кар аз булган җирләргә тараталар (җимеш агачлары төбенә, газонга һ.б.). Яки озын булып үскән яшеллекне ничек бар, шулай итеп көзгә кадәр калдыралар.
  • Яхшы итеп кар яуганнан соң 35-40 см биеклектәге кар валлары өяләр. Үсемлекләрнең, шулай ук яшь агачларның төбенә бер метр биеклектә кар өяләр.
  • Полимер сетка. Аны баганалар арасына тарттыралар, җил юнәлешен үзгәрткән очракта күчереп куялар. 
  • Читән коймалар. Читәнне тал чыбыкларыннан, нечкә ботакалардан үрәләр.
  • Сидератлар. Кышка чабылмыйча калган һәм яткан үләннәр карны бик яхшы тота.
  • Автомобиль көпчәкләре. Шиналарны бакча буйлап куеп чыгалар.
  • Бакчаны зоналарга бүлү өчен, клумбаларны һәм чәчәк түтәлләрен бизәү өчен кулланылучы биек булмаган декортив коймалар.
  • Табигый киртә. Яфраклары коелучы яки мәңге яшел күпьеллык ылыслы үсемлекләрне алдан билгеләнгән план буенча махсус утырталар. Табигый киртә бик күп кыш дәвамында кар тотуга хезмәт итәчәк.
  1. Җимеш агачларын караганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Кышкы чорда агачларны карау үз эченә кышка әзерләүне, каплауны һәм кыш дәвамында агачны күзәтүне ала. Киләсе елның уңышы агачны кышкы йокыга дөрес кертүдән тора.

  • Боздан саклау

Ботакларда барлыкка килгән 0,5 кг известьтән һәм 1,5 кг комнан торган эремә әзерләргә кирәк. Моңа 10 литр су кушыла. Агачларга, берничә көн алдан, әзерләнгән сыеклык сиптерелә. Боз барлыкка килгәч, аларны ботаклардан селкеп төшерү дә җитәчәк.

  • Кардан саклау

Кар явым-төшеме күп булганда, кар авырлыгыннан ботаклар сыгылып төшәргә һәм сынарга мөмкин. Кыш җиткәнче агачның ботаклары кәүсәгә мөмкин кадәр якынрак булырлык итеп бәйләргә кирәк. Болай эшләгәндә аңа кышкы суыклар да, кышкы кояш та зыян салмас.

  • Кимерүчеләрдән саклау

Кимерүчеләр агачның кайрысына зыян салырга мөмкин, шунлыктан аны сакларга кирәк. Моның өчен кибеттән сатып алынган махсус бакча бинты файдаланыла. Аны астан өчкә таба агачның кәүсәсе буйлап, кайчакта эре ботакларын да алып, чорныйлар. Бу  өысул белән агачларны кышкы туңудан да саклыйлар. Шулай ук, кимерүчеләрдән саклау өчен, агач тирәли тычкан агуы да куеп чыгалар.

  • Үсемлекләрне кисү

Агачларны кисү эшен кыш көне башкару да яхшы, чөнки алар йоклыйлар һәм тернәкләнү җиңел узачак. Әмма аерым кагыйдәләрен дә истә тотарга кирәк. Беренчедән, һава торышы 8 градустан түбән торганда, тиз сынучан булганнан, ботакларны кисәргә ярамый. Кисү урынында алар каты уалып, ярасы начар төзәлергә мөмкин. Икенчедән, сок әйләнүгә кадәр (вегетация чоры) ким дигәндә 4 атна алдан кисәргә кирәк.

  1. Әгәр кар булмый торып, аннан соң салкыннар килә икән, бу нәрсәсе белән куркыныч һәм пешегүдән саклау өчен нәрсә эшләргә? Кайсы культуралар куркыныч астында?

Пешегү — бакча культуралары, барыннан бигрәк күп карлы районнарда киң таралган төшле җимешле агачларның зарарлануның бер төре. Ул кайрының һәм камбийның үлүеннән гыйбарәт.

Декоратив үсемлекләрнең күпчелеге һәм җимеш культураларының, декоратив төрләрнең кайберләре, аеруча абрикос, слива, чия каты бирешә. Җиләклеләрдән кайчакта кура җиләге, җир җиләге пешегә. Груша, алмагач, сырганак пешегүгә бирешми диярлек, әмма алар да, аеруча яшь үсентеләр, экстремаль очракларда  пешегергә мөмкин.

Кайчакта бакчачылар пешегүнең барлыгы турында белми дә һәм аны туңуга кертә, шунлыктан үсемлекне тагы да каплый төшә (мәсәлән, кар белән) һәм моның белән хәлне тагы да катлауландыра, нәтиҗәдә пешегү килеп чыга. Бу хаталарны җибәрмәү өчен, туңуны пешегүдән аера белергә кирәк.

Туңган очракта беренче чиратта агач кәүсәсе (киселештә ул ачык та, ак та түгел, ә кара төсләрдә) һәм бер, ике еллык үсеш, гомумән ябалдашның өске өлеше үсеше зарарлана. Ябалдашның туңган өлешендә яфраклар вак, үсеш зәгыйфь яки ул бөтенләй юк.

Пешеккәндә иң элек кайры һәм ябалдашның аскы өлешендәге камбий зарарлана, агач, шул исәптән берьеллык  үсентедә дә ачык, сәламәт булып кала ала. Крона өчен вак яфраклар һәм зәгыйфь үсеш яки үсешнең бөтенләй булмавы хас. Яфракларның вакытыннан алда саргаюы хас.

Пешегү белән көрәшүче агротекхика алымнары үсү процессларының үз вакытында тәмамлануына, тукымаларның өлгерүенә һәм, нәтиҗә буларак, үсемлекләрне кышка әзерләүгә йогынты ясарга тиеш.

Барлык алымнар арасыннан иң ышанычлысы булып утырту өчен дөрес урынны сайлау тора. Абрикос, сливаның себер сортлары, комлы һәм киез чия сортларын бакчада кар катламы 40 см, чиянең гибрид дала сортларын 80 см артмаган урынга утыртырга киңәш ителә. Кар катламы 100 см җыелган очракта яшь груша һәм алма агачлары өчен пешегү куркынычы арта. Бакчагыз түбәнлектә, артык дымлы урында урнашкан очракта, пешегү хас булган үсемлекләрне утыртудан тыелырга кирәк.

«Коры кыш» пешегү куркынычын киметә. Бу очракта кыш чыгучы үсемлекнең ботагын карга тиюдән һәм явым-төшемнән саклаучы махсус корылма куялар. Моның өчен, мәсәлән ботак тирәли тимердән яки рубероидтан цилиндр ясап әйләндереп алалар (иске чиләкне файдаланырга мөмкин). Ботак тирәли дүрт тар гына такта кагып чыгарга мөмкин. Бу цилиндрның һәм турыпочмаклыкның өстен чүпрәкләр белән каплыйлар, ә өстенә пленка куеп дым керүдән саклыйлар.

  1. Кошларны ашатырга һәм җимлекләр куярга кирәкме?

Салкыннар җитү аркасында бөҗәкләрне күпчелеге һәлак була яки кышкы йокыга тала, шунлыктан кошлар әкренләп орлык һәм җимеш уңышы белән туклынуга күчәргә мәҗбүр. Кышлаучы кошларга ярдәм итүнең төп сәбәбе шуннан гыйбарәт. 

Кошлар алдан ияләшсен өчен, җимлекләрне ноябрь аенда куя башлыйлар. Кошларны ашатуны инде әле бик үк салкын булмаганда, декабрь аенда ук башларга мөмкин. Ашатуның төп чорында, ягъни декабрь ахырыннан февраль ахырына кадәр, җимлекләргә җимне көн саен салырга кирәк.  Ашатуны март уртасы яки март ахырына кадәр, бөҗәкләр уянганчы дәвам итәргә мөмкин. Җимлекләргә даими рәвештә җим өстәп тору кирәклеген онытмаска кирәк.

Бакчада кошлар күбрәк булган саен, җәен кешеләр бөҗәкләрнең күплегеннән азрак җәфа чигәчәк. Шулай итеп, әле кемгә файдасы күбрәк булуы турында уйланырлык җирлек бар. Кошларны җәлеп итәр өчен, гап-гади җимлек элү зарур. «Канатлы дусларны» кунакка дәшү алдыннан нинди кошларны һәм күпме күләмдә җәлеп итәргә, нинди ризык бирергә теләвегез турында уйланырга кирәк һәм моннан чыгып җим сайлана. Кошлар өчен ояларны югары биеклектә тыныч урында сайларга кирәк, өстенлек итүче җилнең юнәлешен билгеләү зарарур.

  1. Гыйнвар аенда ашау өчен өйдә нәрсә чәчергә кирәк?

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Бәйрәм өстәленә файдалы, витаминнарга бай әйбер үстереп, якыннарны сөендерәсе килә. Иң җиңеле башлы суган утыртудыр мөгаен.

Күп сандагы яшел культуралар арасында тиз өлгерүче һәм артык игътибар таләп ителмәгән, тәҗрибәсез бакчачы да тәрәзә төбендә үстерә алырлык төрләр бар. Иң тиз үсүчесе – кресс-салат һәм салат гәрчисе. Шпинат белән руколаны да үстерү кыен түгел. Ә менә декабрь аенда петрушка һәм укроп үстерү катлаулырак.

  1. Яңа ел бәрәмнәренә таныш бакчачыларга нинди бүләк алырга?

Яңа ел – якыннарны сөендерү өчен зур мөмкинлек. Бакча белән мавыгучы кешегә нәрсә бүләкитәргә соң?

  • Чүлмәктә яки тартмада үсүче ылыслы үсемлек бик яхшы бүләк булачак. Сатып алганда ошаган үсемлекнең туңуга чыдамлыгын ачыкларга онытмагыз.
  • Яшелчә һәм җиләк-җимеш орлыкларын сатып алып, матур капка төреп бүләкитә аласыз.
  • Яңа бүлмә гөле дә зур бүләк булачак.
  • Әгәр дустыгыз үзе үсентеләр үстерә икән, фитолампа бүләк итә аласыз.
  • Бакча аптечкасы да: биологик фуницитлар һәм инсектицитлар комплекты, шулай ук табигый ашламалар һәм ЭМ препаратлары да искиткеч бүләк.
  • Бакча сиптергече.
  • Бакча өчен эш кораллары һ.б.

 

  1. Үсентеләрне утыртуга февраль аенда керешергә мөмкинме яки ашыкмаска кирәкме?

Февральдә үсентегә озын үсеш сроклы һәм озак вегетацион чорлы үсемлекләрне утыртырга кирәк.

Февральдә Пасленчалар гаиләсеннән булган яшелчәләрне: томат, борыч, баклажан һәм бәрәңгене (чәчүлек орлыгы алу өчен) утыртырга кирәк.

Кәлчәгә утырту  турында сөйләгәндә, теплицада үстереләчәк тиз үсүчән сортларны чәчергә мөмкин. Теплицада үстерү өчен орлык сайлаганда партенокарпик (үзен үзе серкәләндерүче) тиз өлгерешле сортларны сайларга кирәк. Заманча кыяр гибридалаы 40-45 көндә өлгерә ала, бу яз башында ук яшел, сусыл яшелчә уңышын алу мөмкинлеген тудыра.

Фото: maja-dacha.ru

Чыганак: Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев