Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Язның бер көне ел туйдыра

Язга аяк басу белән бакчачының эш-мәшәкатьләре артканнан арта. Ләкин башкарыласы эшләре тау кадәр булса да, әлеге хезмәтләр аны һич куркытмый. «Язның бер көне ел тудыра» дигән гыйбарәгә таянып, уңган бакчачылар кыйммәтле вакытның һәр минутының кадерен белеп калырга ашыга. Без дә районыбызның һәвәскәр бакчачысы – Шәмәрдән авылында яшәүче Илсөяр Кәбировадан май аенда башкарыласы бакча эшләре белән кызыксындык.

– Май – бакчада мәшәкатьләр тулы ай.  Туфракны  әзерләргә һәм  вакытында культураларны чәчеп өлгерергә кирәк. Агач-куакларны авыру һәм корткычларга каршы эшкәрту,  тирәләрен йомшартып, известь белән агартсаң яхшы. Бакча җиләгенең дә хәлен белергә онытмагыз. Корыган яфракларын кисеп, төбен йомшартып,  сыек кына марганцовка эремәсе сипсәгез, ул тиз арада күтәрелеп үсеп китәр. Җиләк чәчәк аткан чорда, туфракны тагын бер эшкәртеп, салам белән түшәсәгез, җиләкләр эре һәм чиста булып өлгерерләр. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын көл һәм органик ашламалар белән ашлап, мульчәләргә кирәк.

Бу чорда яшелчә бакчасында да эш җитәрлек. Май башында салкынга чыдам культуралар –  кишер, ачы торма, шалкан, укроп, петрушка һәм башкалар чәчелә. Редис, кольраби  кәбестәсе, аннары әкренләп башка төр кәбестәләргә, чөгендер һәм суганга вакыт җитә. Майның икенче яртысында ачык грунтка кыяр, кабак, ташкабак, фасоль һәм соң өлгерә торган кәбестә утыртыла. Каен яфрак ярса, бәрәңге утыртырга вакыт.

Теплица  һәм парникларда да эш кызу: анда томат,  борыч, баклажан, кыяр күчерелә.  Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларына төрле тукландыргыч ашламалар керткәндә, декоратив куак һәм чәчәкләрне дә онытмагыз. Аларга да кышкы йокыдан соң тукланырга кирәк. Шулай эшләгәндә алар җәйдән  көзгә  кадәр чәчәк атып, сезне сөендерерләр.

Илсөяр Кәбировадан файдалы киңәшләр

Мендәр белән –  бакчага

Тормыш  һаман алга бара. Йон-каурыйдан ясалган мендәрләр, бигрәк тә искеләре кулланыштан төшеп  кала. Аларны кая куярга? Ә чынлыкта йон-каурый –  бакчада кулланыр өчен менә дигән органик ашлама ул.

Дөрестән дә,  алар түтәлләр өчен бик яхшы. Мин аларны бәрәңге утыртканда, помидор, борыч, баклажан күчергәндә дә кулланам. Очмасын өчен су белән юешлим дә, чокырларга берәр уч сала барам. Көз көне алардан бернәрсә дә калмый, ә туфрак кремний, молибден һәм башка микроэлементларга  байый гына бара.

Сортларны бутамаска...

Бакчада һәрбер түтәлдә нәрсәләр утыртканны истә калдырып бетереп тә булмый, шулай  ук план-схема төзеп, анда язып барырга да вакыт калмый. Моның өчен кибеттән әзер табличкалар алырга мөмкин, билгеле.  Ә мин бер тапкыр гына куллана торган кашыкларны уңайлы дип саныйм. Үсентеләр тәрәзә төбендә утырганда ук куллана башлыйм. Бакчага да шулар чыга. Кашык эченә маркер белән  сортны язам. Кояш белән язуы да бетми,  яңгыр да тими, материал да арзан. Бу иң гади вариант дип саныйм.Сез дә кулланып карагыз.

Дәфтәр-алфавит

Бакча эшләре күптөрле, шулай ук бу өлкәдә яңалыклар да җитәрлек. Бигрәк тә бакчачылар белән аралашканда бик күп яңалыклар беләсең. Алар барысы да истә тормый, онытылырга  мөмкин. Менә шулар өчен мин махсус дәфтәр булдырдым.

Зур яңа дәфтәр алып, алфавит тәртибендә битләрне бүлеп чыктым. Һәрбер яңалыкны һәм теге яки бу культураны үстергәндә куллана торган ысулларны мин шул дәфтәргә терки барам. Мәсәлән, Т-Томат:

  • Фитофторага каршы сөт сывороткасы яхшы (йод та кушарга була);
  • Чәчәкләр коелмаска һәм күп булсын өчен бор кислотасы эремәсен сиптерергә;
  • Томат рассадасы  көчле һәм яхшы үссен дисәң, 3 литр суга  1 тамчы йод эремәсе тамызып сибәргә;
  • Томат базилик  белән дус үсә;
  • 4 литр суга 50 мл нашатырь спирты эремәсе барлык яшелчәләргә дә килешә...

Менә һәрбер үсемлек турында шушы тәртиптә язып барыла. 

Помидорны грунтка күчерү…

Күчереп утырту вакытында үсемлек стресс кичермәсен өчен берничә киңәш:

  1. Чыныктыру. Башта әзрәк вакытка, аннары вакытны арттыра барып ачык һавада      үсентеләрне чы­­ныктырырга кирәк. Су сибүне ки­метергә.
  2. Күчерер алдыннан 1 көн кала «Эпин» яки «Энерген» препаратлары сипсәң яхшы.
  3. Күчерү өчен чокырлар иркен булсын. Чокырга кимендә 1л су һәм 1-2 кашык көл салсаң була.
  4. Аерым стаканнардагы помидорларны зыян китермичә генә алып утыртырга.Үсенте озынаеп киткән очракта, чокырга сузып салып утырту кулай.
  5. Түтәлләргә помидорларны шахмат тәртибендә утыртырга, шулай эшләгәндә  яктылык күбрәк төшә.
  6. Һәрбер күчергән помидорга су сибеп, казыклар кагып, бәйләп куярга кирәк.

Помидор үсентеләре нигә сурая?

Моның берничә сәбәбе бар:

  • Югары температура (28*С тан югары);
  • Түбән температура (18*Стан түбән);
  • Күп су сибү;
  • Яктылык җитмәү.

Үсенте нормаль үссен өчен помидор үскән саен аскы берничә яфракны өзәргә кирәк,  шулай эшләгәндә үсемлеккә яктылык күбрәк төшә. Температура режимын һәрвакыт карап торырга, суны туфрак кипкәндә генә сибәргә һәм өстәмә яктылык өчен фитолампалар куярга кирәк.

 

«Гафэль» гаилә компаниясе җитәкчесе Алим Галимуллиннан агач үстерү серләре:

–Агач утыртканда төп өч шарт үтәлергә тиеш.   Чокыр гадәттә 80 гә 80 сантиметр киңлегендә казыла.  Чокырдагы туфрак яхшы көпшәкләнмәсә, вак тамырлар тармакланып китә алмый.  Агачның ялгау өлеше (прививка) төньякка каратырга кирәк.  Прививка урыны гел кояшка карап торса, кояш  киптерәчәк.  Төньякка каратып утыртканда  ул күләгәдә калачак. Ялгавы җирдән  5-10 см га кадәр чыгарып калдырыла. 

2нче төп шарт – кәлшәне таякка бәйләргә кирәк. Бәйләмәгәндә җилдә силкенеп утырып, тамырларга һава кереп,  зыян килә.  Тамырга  һава эләксә,  үлә. Шуңа да кәлшәне бәйләү төп алшарт булып тора.  Кайберәүләр агач утыртканда чокыр төбенә   тимерләр, башка әйберләр салып калдыра.  Әмма  тимерне күп итеп салу кирәкми.  Кәлшә төбенә тирес салып калдыру мөһим. Әгәр чи тирес булса,  бик сак кулланырга кирәк, ул бик тиз яндыра. Гадәттә 80 өлеш балчыкка  20 өлеш  тирес бутала. Янып беткән тирес бермә-бер  күләмдә салына. Чокырны нык итеп таптый-таптый күмәргә кирәк.

3нче шарт – суны  таралмасын өчен  түгәрәк уенты ясап, туфрактан   һаваны чыгарып бетерерлек итеп бер агачка  3 чиләк чамасы,  ак күбекләр  чыгып беткәнче сибәргә кирәк.  Шулай ук агачның  тамырларын ныгытып җибәрү   өчен  «Корневин» (1 литрга 1грамм исәбеннән) кебек препаратлар кулланырга  киңәш итәр идем. Бакчачылар ялгыша торган тагын бер күренеш –  күпләр еш кына  таяк урынына арматура кебек каты тимерләр куллана.  Бары тик агач таяк кулланырга кирәк. Шпагат бау урынына үзе череп төшә торган  киндер бау белән кулланырга тәкъдим итәм. 

Агач  ике елдан яшәреп  китсә, әйбәт үсәчәк дигән сүз. Шуңа да бу чорда үсентене  бик яхшылап сакларга кирәк.  Шушы киңәшләрне үтәсәгез,   бакчагыз  шаулап үсеп, күңелегезгә ямь бирер.

Май аена сынамышлар

  • Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебенгә юклык булыр.
  • Майның 21ендә яңгыр яуса, көз яңгырлы була.
  • Май аенда яңгырлар күп булса, сентябрь коры килер.
  • 8 майда салкын булса, арыш уңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X