Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Үзе татлы, үзе баллы: кавынның файдасы турында

Кавын җимешме, җиләкме яисә яшелчәме? Төгәл җавапны бер генә белгеч тә әйтә алмый.

Кавын кабаклылар гаиләсенә керә, шуның өчен аны күбесе яшелчә ди, җирдә үскәнгә, җиләк дип атыйлар, баллы һәм татлы булганга, җиләк-җимешкә тиңлиләр. Ничек кенә аталмасын, бу җимешнең тәме һәм файдасы алыштыргысыз.

Кавынның файдасы

Кавынның химик составы сортына бәйле рәвештә үзгәрә. Анда шикәр, каротин, В9, С, Р витаминнары, А провитамины, фолий кислотасы һәм тимер, пектин матдәләр, май һәм тозлар бар. Кавын ашкайнату процессына булыша, фолий кислотасы кан ою өчен кирәк. Кавын атеросклероз, анемия, кан тамырлары-йөрәк авырулары вакытында файдалы. С витамины организмны салкын тию һәм инфекцияләрдән, иртә чыгучы җыерчыклардан, йөрәк авыруларыннан саклый, тонусны күтәрә. В витамины нервыларны тынычландыра, чәчләрне куе һәм озын итә, кавык, бетчәләргә каршы көрәшә.

Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистартырга ярдәм итә.

Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач, кәеф күтәрелә.

 

Кавын косметологиядә дә кулланыла

Коймакның йомшагы А витаминына бай. Ул тирене йомшарта, шома итә, чәчне сәламәтләндерә. Аның өчен кавынны биткә сөртергә һәм кабыгын тирегә ышкырга кирәк. Кавын агарту үзлегенә ия. Сипкел һәм пигмент таплар булганда файдалы. Согын, 1:1 нисбәтендә сөткә кушып, коры тирегә сөртәләр. Аны чәч төбенә ышкырга да мөмкин. 20–30 минуттан шампунь белән юалар. Процедураны атнага 2–3 тапкыр кабатлау зарур.

 

Кавын белән агуланганда

Ашыгыч ярдәм килгәнче, ашказанын чистарту шарт. Аның өчен күп итеп содалы су эчәләр һәм тел төбенә басып косалар. Шуннан соң мәтрүшкә, бөтнек яки арыслан койрыгы үләне салынган чәй эчәләр. Дөге яки солы төнәтмәсе кулланырга да мөмкин. 3 көн бернәрсә дә ашамаска, ә сохари белән генә тукланырга киңәш ителә.

 

Кавынның төрләре

Кавынның берничә төре бар: “Колхозница”, “Канталупа” , “Медовая” . Күбесе “Колхозница” га өстенлек бирә, чөнки ул күпкә тәмле. Бу төрне сайлаганда исенә игътибар итәргә кирәк. Өлгергән кавынның исе борынны ярып керергә тиеш. Сабагы корып бетсә дә өлгергән була. Аннан соң кавын тышындагы сызыклар соры (тузан) төстә булса әйбәт. “Колхозница”  –  зур булмаган түгәрәк кавын. Бу – иң иртә өлгерә торган сорт. Өстәвенә, ул бик сусыл да. 

“Торпеда” – Үзбәкстанда үсә торган озынча кавын. Үз илендә аны Мирзачуль кавыны дип йөртәләр. Өлгергән кавынның тышы яшькелт тә, ак та түгел, сары төстә була. “Медовая”ның берничә сорты бар. Алар үзара формасы һәм төсе ягыннан аерыла. Әмма барысының да кабыгы шома. Тәмендә әзрәк ваниль тәме бар, бик баллы. “Канталупа” сорты исә куе көрән яки аз гына ачыграк төстә. Өслеге кытыршы челтәр белән капланган. Шулай ук яшел сызыклар да күрергә мөмкин. Кавынның йомшагы – кызыл-сары, ягъни әфлисун төсендә. Тәм ягыннан ул әллә ни баллы да, сусыл да түгел, әмма хуш исле һәм тыйнак тәмле.


Кавын сайларга өйрәнәбез

Өлгергән җимешнең сабагы юан була. Өлгермәгән кавын таш кебек һәм шакып караганда ул яңгырый. Ә өлгергәненнән исә саңгырау аваз чыга. Кавынны сайлаганда бу җимешне иснәгез. Борынга килеп бәрелгән үлән исе аның өлгермәве турында сөйли. Сабагы корып кипкән икән, өлгергән дигән сүз. Яхшы кавынның кабыгы тыгыз була. Йомшак икән, бозылган дигән сүз. Кавынны юл кырыеннан алмагыз, машинадан чыккан газ төтене аның тәмен һәм сусыллыгын киметә.

 

Кайда һәм ничек сакларга?

0 ...+2 градус кавын өчен идеаль дип санала. 0 градустан түбән булганда, аксым молекулалары таркала, аның оешучан үзлеге бетә, ул туңа һәм ашарга яраксызга әйләнә.


Кавын барысына да ярамый

Кавынны  шикәр чире һәм язва белән авыручыларга чикләргә кирәк. Бала имезүче яшь әниләр дә, кечкенә балалар да бу җимештән тыелып торса яхшы. Кавын ашаганнан соң салкын су яки сөт, кефир эчәргә ярамый, бу ашказаны авыртуына китерә. Шулай ук ул спиртлы эчемлекләр белән дә туры килми. Тырналган, ярылган кавын ашамагыз. Ул ботулизм яки сальмонеллез кебек авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

 

 

Чыганак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев