Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәүлид бәйрәмнәре бара

Мөселманнарның олуг пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.) туып дөньяны нурландырган Мәүлид ае бара.

Изге ай дәвамында районыбыз мәхәлләләрендә Мәүлид бәйрәмнәре уза. Шундый изге кичәләрнең берсе узган җомгада Явлаштау, Иләбәр, Саба мөслимәләре катнашында Иләбәр авылы мәчетендә узды. Мәҗлестә Пәйгамбәребезнең тормыш юлы, аның гүзәл әхлагы турында  Лесхоз мәчете имамы Әхмәд хәзрәт Сафин вәгазь сөйләде,  аның  чыгышын  Рушан хәзрәт Гыйльманов тулыландырды, соңыннан сөекле рәсүлебезгә атап салаватлар әйтелде, район мөхтәсибе  Айнур хәзрәт Әхмәтов укуында күмәкләшеп дога кылынды. 22 ноябрь көнне Саба үзәк мәчетендә дә Мәүлид бәйрәме узачак, анда танылган вәгазьче Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең килүе көтелә. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X