Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Галимнәр... көлдерә. Юләррәк ачышлар да кайвакыт файдалы була

Әле күптән түгел генә Америкада иң көлкеле фәнни тикшеренүләр авторларын бүләкләгәннәр – аларга Шнобель премиясен тапшырганнар. Моннан 30 ел чамасы элегрәк АКШның “Annals of Improbable Research” (“Анналы невероятных исследований”) юморис­тик журналы редакциясе гамәлгә куйган Игнобель премиясен Россиядә нишләптер әнә шулай дип йөртәләр.

Журнал хезмәт­кәр­лә­рен­нән торган Шнобель пре­мияләре комитеты җитди фәнни басмалар өйрәнеп, но­минатлар эзли. Шулай итеп, “башта көлдерә, аннан уйга калдыра” торган тик­ше­ренүләр авторлары лауреатларга әйләнә. Ягъни фәнни хезмәтләр беренче карашка гына юләрләр хезмәте кебек тоела – чынында алар көндәлек тормышта файдалы булып чыга! “КП” хәбәр­чесе соңгы елларда Шнобель премияләре алган көлкеле ачышларны барлаган. Без дә укучыларыбыз игътибарына шуларның кайберләрен тәкъдим итәргә булдык.

Оекбашны – итеккә

Яңа Зеландиядән Шейла Уильямс дигән галимә (әйе-әйе, Нобель генә түгел, Шнобель премиясен алучылар­ның да һәммәсе – галимнәр) һәм аның ике коллегасы оек-оекбашларны аяк киеме өстеннән киюнең кулай булуын аңлап, “Америка ачкан”. Болай эшләгәндә, бозда егылып, кул-аякны сындыру куркынычын күп тапкырлар киметүгә мөмкин булуы әллә нинди катлаулы сынаулар нигезендә бил­ге­ләнгән бит! Ботинка яки туфли өстеннән киеп куелган оекбаш тайгак өс­лек­кә ком сипкәндәй итә икән... Ханымнар шушы ачышларын, һич иренмичә, медицина журналында бастырып чыгарган. 2009 елда физика буенча Нобель премиясен алуга исәп тотсалар да, Шнобель премиясе белән генә чикләнергә мәҗбүр булган бахырлар.

Астын өскә китерү

2016 елда Япония галим­нәре күренекле урыннар башкачарак тәэсир итсен һәм дә күңеллерәк булып китсен өчен нәрсә эшләргә, дигән сорауга җавап эзләп тапканнар. Сабый бала кебек иелеп, башны аяклар арасына тыгып карасаң, мәдәни мирас объектлары бөтенләй башкача күренә икән...

Каһвә ташу ысулы

Көньяк Кореядән Дживон Хан дигән галим инде студент елларында ук каһвә машинасында кайнатылган эчемлекне эш урынына иң уңайлы китерү ысулларын эзли башлаган. Һәм тапкан да! Аның сынаулары... артка таба барган очракта кулдагы каһвәнең тамчысы да түгелмәвен күрсәткән. Гидродинамика өлкәсендә шундый да “файдалы” ачыш 2017 елда премия белән билгеләнгән.


Сүз уңаеннан, моннан алданрак – 2012 елда каһ­вәнең ватандашыбыз Руслан Кречетниковка (дөрес, бу вакытта Канадада эшлә­гән) дан-шөһрәт китергән­леген ис­кәртеп үтәргә кирәк. Ул Америка егете Ганс Майер белән бергә каһвәнең чайпалып түгелүенең төп сәбәбен билгеләгән. Каһвәле чынаяк тоткан кешенең адымнары тигез һәм салмак булырга тиеш икән ләбаса! Шулай итеп, фән кешелекне икесенең берсен сайлап алу алдында калдырган: каһвәне йә артка чигенә-чигенә, йә ал белән, әмма бәрелми-сугылмый, абынмый-сөртенми генә алып киләсе.

Чебен файдасы

Шәрабкә төшкән чебен – ашка төшкән чебен түгел. 2018 елда биология буенча премияне бүлешкән Швеция, Колумбия, Германия, Франция һәм Швейцария галимнәре әнә шуны раслаган. Лауреатлар төкерек чә­чеп аңлатканча, чебенле шәрабнең тәме уңай якка үзгәрә. Ул гына да түгел, ни сәбәптәндер, кан тамырларына файдасы да арта икән. Уф, бу дөньяда галимнәр авызыннан әллә ниләр ишетерсең әле...

Төтеннән котылу чарасы

Бәгъзе белгечләр Америкада яшәүче Елена Боднарның (Украинада туып үскән) ачышын мактап туя алмый икән. Эчке киемне бик шәп максатта кулланып булу турында ачыш ясап, 2009 елда Шнобель премиясен алган ул.


Әлеге зирәк ханым янгын вакытында төтеннән сакланып калу өчен бюстгальтерны респираторга әйләндерү җаен тапкан. Борыныңны “йомры”ларның берсенә ты­гасың да шуның белән бетте-китте... Боднар моның белән генә чикләнеп калмыйча, “йомры”лары аерылып, махсус эләктергечләре белән колак артына эләктереп куела торган, фильтрлау үзен­чәлекләре камилләш­терел­гән лифчик-респиратор да уйлап тапкан әле. Ул-бу була калса, яныңдагы берәр ир-атка аерып бирү өчен. Россиядә күп кешеләрнең һәлакәтенә китергән янгыннар кылт итеп искә төшеп, менә, ичмасам, монысына Шнобель гына түгел, Нобель премиясен бирсәң дә артык булмас, дигән фикер тумадымы?

Фото: https://pixabay.com | OpenClipart-Vectors

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев