Валентина Семенова автор яңалыклары
-
Плитә генә гаеплеме?
Яңа ел алдыннан Магнитогорскида газ шартлаудан килеп чыккан фаҗигагә тетрәнеп, 20 градус суыкта 35 сәгать буе таш плитә хәрабәләре астында ятканнан соң могҗиза белән исән калган Ваня исемле 10 айлык нарасыйны кызганып, аның өчен сөенеп бетәргә дә өлгермәдек, кичә тагын шундый ук һәлакәт турында ишетеп, өнсез калдык.
-
Галимнәр... көлдерә. Юләррәк ачышлар да кайвакыт файдалы була
Әле күптән түгел генә Америкада иң көлкеле фәнни тикшеренүләр авторларын бүләкләгәннәр – аларга Шнобель премиясен тапшырганнар. Моннан 30 ел чамасы элегрәк АКШның “Annals of Improbable Research” (“Анналы невероятных исследований”) юмористик журналы редакциясе гамәлгә куйган Игнобель премиясен Россиядә нишләптер әнә шулай дип йөртәләр.
-
Төп “тукталыш” – Хельсинки
Америка Президенты Дональд Трамп чибәрләрдән-чибәр хатыны Мелания белән инде менә бер атна дәвамында Европа буйлап йөри. Сәфәр Бельгиядә башланып, Бөекбританиядә дәвам итте һәм менә хәзер Финляндиядә тәмамланды. Белгечләр әйтүенчә, нейтраль территориядә – Хельсинкида Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу АКШның 45 нче президентының атналык сәфәрендә төп “тукталыш”ка әйләнде.
-
Тилерәсең килмәсә, уйнама!
Уеннан – уймак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы компьютер уеннары һәм видеоуеннарга карата чиктән тыш хирыслыкны Халыкара авырулар классификациясенә керткән. Әлеге документта мондый уеннар белән артыгын мавыгу акылдан язуның яңа төре буларак танылган.
-
Әлмәт оекбашлары галәмгә очкан
Татарстан – бу көннәрдә янә Россиянең эреле-ваклы барлык яңалыклар агентлыгы телендә. Әлбәттә инде, яхшы яктан. Мәскәү, йә булмаса Петербургныкы түгел, ә менә Әлмәт оекбашлары галәм киңлекләрен иңли. Хәзерге вакытта космоста эшләүче Россия очучылары Антон Шкаплеров һәм Олег Артемьев нефтьчеләр башкаласында космонавтлар өчен махсус җитештерелгән оекбашларны бик югары бәяләгән.
-
Миллиардер күңеле – галәмдә...
Британиянең галәм туризмы өчен билгеләнгән ракетоплан төзү белән шөгыльләнүче Virgin Galactic дигән компаниянең җитәкчесе – 67 яшьлек Ричард Брэнсон галәм туристына әйләнергә җыена. Дөрес, мондый туристлар турында ишеткәнебез бар. Америка гражданины Деннис Титоның инде 2001 елда ук тәүге турист буларак йолдызлар янында кунакта булып кайтуын хәтерлибез. Аннан соң тагын 5-6лап кеше, хәтта бер хатын-кыз (Иранда туып үскән, АКШта яшәүче Ансари дигән ханым) да “котырган” акчасын кая куярга белмичәдерме, башка максаттандырмы, галәм киңлекләрен айкады.
-
Тормыш өйрәтә. Хәтта картайгач та
Әле кайчан гына хәтта яшь журналистлар да көч-хәл белән өйрәнгән компьютер янына хәзер әби-бабайлар да һич шикләнмичә утыра. Шуны истә тотып һәм өлкән буынның аңын үстерү, заманча тормышка җайлаштыру максатыннан, Татарстан Пенсия фонды бүлеге “Россия пенсионерлар берлеге” төбәк бүлеге белән берлектә гомер көзенә кергән гражданнарыбыз арасында компьютерны белү буенча республика бәйгесе үткәргән.