Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәт оекбашлары галәмгә очкан

Татарстан – бу көннәрдә янә Рос­сиянең эреле-ваклы барлык яңа­лыклар агентлыгы телендә. Әлбәттә инде, яхшы яктан. Мәскәү, йә булмаса Петербургныкы түгел, ә менә Әлмәт оекбашлары галәм киң­лекләрен иң­ли. Хәзерге вакытта космоста эшләүче Россия очучылары Антон Шкаплеров һәм Олег Артемьев нефтьче­ләр башкаласында космонавтлар өчен махсус җитештерелгән оекбашларны бик югары бәяләгән.

Җирдә йөрү өчен бил­геләнгән кыйммәтрәк оекбашлар (бигрәк тә балаларныкында) табанына, шома өс­лектә аяк шуып китмәс өчен, махсус силикон мендәрчекләр эшләнә. Ә менә космонавтлар өчен бу мен­дәрчекләр носкиның өске өлешенә урнаштырылган. Шкаплеров әйтүенчә, станция эчендәге тоткаларга һәм чыгынкы башка әйбер­ләргә ябышканда аякларны авырттырмас өчен кирәк бу. Аннан килеп, оекбаш табаны галәмне буйсынды­ручы­лар­ның аякларын массажлау өчен көйләнгән, ә инде озын кунычлары кан йөрешен яхшыртырлык итеп эшләнгән.


Носки – скафандр түгел. Шуңа күрә, беренче карашка, пүчтәгрәк кенә кием-салым турында зурдан кубып сөйләү килешми дә кебек. Әмма галәм турында сүз барганда, пүчтәклеккә урын юк: анда барысы да энәсеннән-җебенә кадәр бик төгәл уйланылган. Югыйсә юк кына нәрсә аркасында да космонавтларның йолдызлар янындагы яшәешенә зыян салынырга мөмкин. Ил өчен стратегик мөһим өлкәдә кием-салым җитеште­рүне теләсә кемгә ышанып тапшырмыйлар. Безнең рес­публика фабрикасы да тикмәгә генә сайлап алынмаган. Әле узган елда гына аның оекбашлары “Россиянең иң яхшы йөз товары” исемлегенә кер­телгән. Әлбәттә, монысы да – космонавтларга, гомумән, Әл­мәт ту­ку­чыларының Россия армия­сенә оекбашлар җитештерү буенча тендерда отуы да – яшь кенә предприятиенең (1985 елда оештырылган) зур уңышы. Димәк, биредә заманча җиһазлар булдыруга ирешелеп, сыйфатлы, инновацион товар җитеште­релә. Шкаплеров авырлыкны югалту шартларында Әлмәт носкиен киеп, коллегасы белән футбол уйнавын видеога тө­шергән һәм аны Instagram сайтындагы сәхи­фәсенә урнаштырган. Кем белә, әл­мәтлеләр әллә чып-чын футболчылар өчен дә оекбашлар җитештерә башлар.Космо­навтларның күңелен күрә алганны, спортчыларныкын гына, шәт, күрерләр. Гәрчә хәзер спорт киеме галәмне айкаучыларныкыннан ким булмаса да.

Фото: https://pixabay.com | Clker-Free-Vector-Images

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев