Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормыш өйрәтә. Хәтта картайгач та

Әле кайчан гына хәтта яшь журналистлар да көч-хәл белән өйрәнгән компьютер янына хәзер әби-бабайлар да һич шикләнмичә утыра. Шуны истә тотып һәм өлкән буынның аңын үстерү, заманча тормышка җайлаштыру максатыннан, Татарстан Пенсия фонды бү­леге “Россия пенсионерлар берлеге” төбәк бүлеге белән берлектә гомер көзенә кергән гражданнарыбыз арасында компьютерны белү буенча республика бәйгесе үткәргән.

Чарада “Гомер көзе университеты” проекты кысасында “Компьютерга өй­рәнү нигезләре” программасы буенча белем алган пенсионерлар катнашкан. Финалда республиканың 43 районыннан 80 пенсионер (муниципаль берәм­лекләрдә бәйгенең 1 этабында җиңү­челәр) чыккан. Җиңүчеләр арасында Казан, Чаллы, Әлмәт кебек шә­һәрләрдә яшәүчеләр генә түгел, бәлки Апас, Чүпрәле районнарында гомер киче­рүче әби-бабайлар да бар.


Чыннан да, хәзер, бигрәк тә шәһәр җирендә, компьютерны белү  тормыш таләбенә әйләнде. Чөнки кая гына барма, синең яшьме-картмы булуыңа карамастан, электрон чиратка языл­дыңмы, яки, электрон терминалдан талон алдың­мы, кебегрәк сүзләр ише­тергә туры килә. Ә инде компьютерны белгән кеше мондый терминал янында каушап калмый.  Моннан берничә ел элегрәк хастаханәдә электрон терминал төй­мәләренә яшь­ләрдән дә тизрәк басып торучы олырак яшьтәге бер апаны күреп хәйран калган идем. Хәзер исә  компьютер авылда яшәүче әби-бабай­лар өчен дә яңалык түгел. Рәхәтләнеп бер мисал китерә алам. Авылда яшәүче җитмештән узган бер туганым интернеттан башмак өлге­ләре табып, әллә нинди хикмәтле, матур бизәк­ле башмаклар бәйли. Бервакыт кунакка кайтканда, үз күзләрем белән күрмәсәм, моңа ышанмаган да булыр идем. “Интернет” сүзен бигүк дөрес итеп әйтә белмәсә дә, компьютерны җәлт кенә кабызып, бик оста гына “пәрәвез челтәре”нә кереп китүенә, әй, сокландым!  “Гомер көзе университеты” дигәнне белми, конкурсларда да катнашып йөрми ул. Шул турыда сүз чыккач, авылда университет түгел, мәктәбе дә юк инде, оныгым өйрәтте компьютерга, дип авызымны тиз япты. Җор сүзле әбекәй, компьютерга өйрән­гәч кенә үземне кешегә саный башладым, дип көлдереп алу гына түгел, бер пар башмак та бүләк итте әле.

Фото: https://pixabay.com | sabinevanerp

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев