Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • «Казань Арена»дан ерак түгел карда утырган төлкене видеога төшергәннәр

    Төлке тыныч кына карда утыра, машиналардан да курыкмый.

    Шаһитлар «Казань Арена»дан ерак түгел карда утырган төлкене видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдә күпсанлы фотолар һәм видеолар чыкты.

    Видеода ерткыч җәнлек карда тыныч кына утыра. Ул күпсанлы кешеләрдән һәм узып киткән машиналардан да курыкмый.

    Социаль челтәр кулланучылары йомшак җәнлекнең матурлыгына сокланган. Әмма төлкенең болай үзен тотышы гадәти түгел, авырудыр дип язганнар.

    Фото: очевидцы

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: