Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Кукмара сыерының фотосы Америка календаренә куелган

Рәсем астына: «Кукмара, Татарстан, Россия. Татар йорты каршыннан узып баручы сыер» дип язылган.

Төньяк Каролина штатында басылып чыккан 2020 ел календареның июнь ае битендә Кукмара районының Сазтамак авылында төшерелгән фото урын алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүгенге көндә Төньяк Каролинаның Чапел-Хилл шәһәрендә университетның экология факультетында белем алучы Кукмара кызы Иделия Хисмәтованың фоторәсеме календарьның июнь ае битен бизәп, үзгә бер ямь биреп тора. Рәсем астына: «Кукмара, Татарстан, Россия. Татар йорты каршыннан узып баручы сыер» дип язылган. 

Иделия әлеге календарьны Казанда яшәүче Гарәфетдин бабасына бүләк иткән.

Фото: kukmor-rt.ru

Чыганак: kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев