Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Ни өчен матур көй ишеткәч, каз тәне чыга?

Ни өчен кибетләрдә тыныч музыка, ә кафеларда дәртле көйләр яңгырый?

Ни өчен кибетләрдә тыныч музыка, ә фаст-фуд сатыла торган кафеларда дәртле көйләр яңгырый? Бу турыда уйланганыгыз бармы? Ышанасызмы-юкмы, тик музыканы кешеләр белән манипуляцияләр ясау өчен бик отышлы файдаланалар. Кибет җитәкчеләре күп вакытта хит җырларны куймый. Моның сәбәбе гади: бу көйләр кешенең игътибарын җәлеп итә, нәтиҗәдә, ул әйбер алмыйча, биеп йөрергә мөмкин. Супермаркет һәм сәүдә үзәкләрендә без еш кына талгын, тынычландыра торган көйләр ишетергә күнеккән. Моның да үз сере бар: кеше бу көйне тыңлап тынычлана, бер җиргә дә ашыкмый башлый һәм, гадәттә, берәр нәрсә сатып алмыйча кибеттән чыкмый.

Фастфуд сатыла торган  кафеларда, киресенчә, дәртле музыка куела. Бу махсус сезгә анда утырырга рәхәт булмасын өчен эшләнә. Өстәл тизрәк бушаса, анда башка клиентлар утыра бит. Кеше күбрәк кергән саен, көн ахырына акча да күбрәк эшләнә.

Ни өчен матур көй ишеткәч, каз тәне чыга?
Яраткан музыкаңны тыңлаганда яки ялгыш кына берәр матур көй ишеткәндә каз тәне чыкканы бармы? Бу - якынча 50% кешедә очрый торган күренеш.

Галимнәр тикшеренүләр уздырган да, шундый нәтиҗәгә килгән: музыка тыңлагач, дофамин бүленеп чыга. Ә дофамин – ул бәхет, шатлык өчен җавап бирә торган гормон.

Галимнәр ачыклавынча, дофамин җырның кульминацион вакытында аеруча күп ясала. Баш мие моннан канәгать кала һәм бездә каз тәне чыга!

Ни өчен оркестрга дирижер кирәк?

Әгәр операда барсагыз, спектакль башланыр алдыннан бик нык шау-шу булуына игътибар итәрсез. Бу вакытта оркестр чокырында музыкантлар үзләренең уен коралларын көйли. Әлеге зур музыкаль коллективны оештырырга да кирәк бит әле. Шушы хаоста матур көйләр дә туарга тиеш. Менә дирижер ни өчен кирәк! Дирижер сүзе французчадан “юл күрсәтүче, җитәкче” дип тәрҗемә ителә. Бөтен кешенең дә бердәм рәвештә көй чыгаруын күзәтүдән тыш, ул әле кемгә кайчан, ничек уйный башларга кайчан туктарга икәнлеген дә “әйтә”.  Ягъни музыкаль композицияне ул башыннан ахырына кадәр яттан белә.

Дирижер операда да, симфоник оркестрда да, хорда да, җыр һәм бию ансамблендә дә кирәк. Зур коллективларда алардан башка һич булмый. Моннан соң сәер хәрәкәтләр ясый торган әлеге һөнәр ияләреннән көлмәгез инде, ярыймы?

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X