Зилә Сабитова автор яңалыклары
-
Ни өчен үзеңне үзең кытыклап булмый?
Үз-үзебезне никадәр генә кытыкласак та, кытык килми. Ник икән? Моңа кече ми (мозжечок) сәбәпче. Ул безнең үзебезгә үзебез кагылганны, курыкыныч янамаганны “аңлый” һәм баш миенең башка өлешләренә дә бу тырда хәбәр җибәрә.
-
КӨНДЕЗ ЙОКЛАУ ОРГАНИЗМГА НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ?
Бүген без сезнең белән көндез йоклап алуның аппетит, йөрәк, баш миенә ничек тәэсир итүен ачыкларбыз. Ышанасызмы-юкмы, тик көндез йоклап алуның уңай яклары бик күп икән бит.
-
ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ
Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
ЯБЫГУ ТУРЫНДА СЕЗ БЕЛМӘГӘН ФАКТЛАР
Ни өчен кайбер кешеләр күп ашый, тик тазармый? Ни өчен хатын-кызларга ябыгу ир-атлар белән чагыштырганда авыррак бирелә? Ни өчен төн җиткәч ашыйсы килә башлый? Аңлавыгызча, “Ни өчен?” сәхифәсенең бүгенге темасы – ЯБЫГУ.
-
ЧЫГАРЫП АТАРГА КИРӘКЛЕ 7 ПРЕДМЕТ
Сәламәт булу өчен атнасына 3 тапкыр спортзалга йөрү генә җитми. Безне агулый торган вак-төяк предметлардан да арыну кирәк. Сүз бүген без көн дә куллана торган гап-гади предметлар турында булыр.
-
НИ ӨЧЕН: БАЛЫКЛАР
Ни өчен диңгез төбендә яши торган балыкалар шундый куркыныч була? Ни өчен балыклар өерләре белән йөзгәндә синхрон рәвештә хәрәкәтләнә? Ни өчен Гондураста балык яңгырлары ява? Бу сорауларга җаваплар әлеге язмада.
-
НЕРВЛАРНЫ ТЫНЫЧЛАНДЫРУНЫҢ 16 ЫСУЛЫ
Бүгенге дөньяда нервлары какшамаган кеше бар микән ул? Бөтен кеше каядыр чаба, ашыга, кабалана. Әмма бер генә минутка туктап, хәл алу, җанны, башны һәм НЕРВЛАРНЫ тынычландырып алу да мөһим. Алайса ничек аягыңны сузганыңны да сизми калырсың...
-
«НИ ӨЧЕН?»: ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘР
“Ни өчен?” сәхифәсенең күптәннән күренгәне юк иде. Ә бит без белеп бетермәгән кызыклы фактлар шундый күп. Әйдәгез, бүген сәхифәне җиләк-җимешләргә багышлыйк. Ни өчен ананас телне әчеттерә? Ни өчен күп илләрдә Яңа елда мандарин һәм әфлисун ашыйлар? Ни өчен грейпфрут иң файдалы җиләк-җимеш булып санала?
-
ӨЙДӘ ЯТЫП АКЧА ЭШЛИБЕЗМЕ?
Кемнең генә алмагач астында: «Алма пеш, авызыма төш», – дип ятасы килми икән? Әле ул алма турыдан-туры авызыңа ук килеп төшсә, моннан да зуррак бәхет булмыйдыр инде... Ә башыңны тишсә нишләргә?
-
ЯҢА ЕЛ КӘЕФЕН БУЛДЫРУНЫҢ 8 ЫСУЛЫ
Ике кешенең береннән: “Әй, әллә нәрсә шунда. Яңа ел кәефе дә юк...” кебек сүзләр ишетелә. Шуңа күрә без бүген бергәләп АНЫ, ягъни Яңа ел кәефен барлыкка итерүнең серләрен ачачакбыз! Киттек!
-
ТӨНГӘ КАРШЫ НӘРСӘ АШАРГА ЯРЫЙ?
Йоклар алдыннан ашмаска кушалар. Иң яхшысы – йокларга 3 сәгать кала ашарга, диләр. Әмма ашыйсы килә бит! Нишләргә? Ач карынга йоклап китеп тә булмый бит әле ул... Ашказанына авыр булмасын өчен нинди ризык ашарга ярый соң?
-
КАЗАН ПАРКЛАРЫНДА ЯҢА ЕЛЫ ЧАРАЛАРЫ/ПРОГРАММА
Яңа елга вакыт бик аз калып бара, Казаныбызда бәйрәм рухы! Кайда, кайчан, нинди чаралар була Казанда? Хәзер сөйлибез!
-
ЯСМЫКТАН НИЛӘР ПЕШЕРЕРГӘ БУЛА?
Бүген без сезне ясмыктан (чечевица) аш пешерергә һәм “фрикаделька”лар әзерләргә өйрәтәбез. Рецептлар җиңел, ә килеп чыккан ризыклар бик тәмле! Әйдә, киттек!
-
Ни өчен кайбер кешеләр авыртуны тоймый?
Авыртуны тоймау – ул бик сирәк очрый торган авыру. Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә Җир шарында барлыгы миллионга якын кеше авырту тоймый. Һәм бу авыру кешегә бик күп уңайсызлыклар тудыра. Мисал өчен, мондый кешеләр еш кына сөякләрен сындыра. Шулай ук алар организмның сигналларын да тоймый (авыртмый бит), нәтиҗәдә, хастаханәгә бик соң мөрәҗәгать итә.
-
ИРТӘЛӘРЕН ТАУЛАР КҮЧЕРЕРЛЕК БУЛЫП УЯНУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Иртә белән үк арып уянучылар арасында син дә бармы? Алайса безнең язмабыз нәкъ менә синең өчен! Бүген без иртән таулар күчерерлек дәрәҗәдә энергияле булып уяну өчен нишләргә икәнлеген сөйләрбез.