Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ӨЙДӘ ЯТЫП АКЧА ЭШЛИБЕЗМЕ?

Кемнең генә алмагач астында: «Алма пеш, авызыма төш», – дип ятасы килми икән? Әле ул алма турыдан-туры авызыңа ук килеп төшсә, моннан да зуррак бәхет булмыйдыр инде... Ә башыңны тишсә нишләргә?

Фриланс = өйдә яту?

Фәлсәфәгә бирелеп алдык. Хәзер салкын акылны эшкә җигәр чак җитте. Бүгенге көндә фриланс, ягъни өйдән торып эшләү бик популяр. Тик анда да эшләп ашарга туры килә. Артык селкенми генә дә акча эшләп була, дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Алманың башны тишүе әнә шул була инде! Шуңа күрә өйдә торып эшләүнең уңай һәм тискәре якларын барлыйк әле.

«+»:

– ирекле эш графигы. Кайчан телисең, шунда эшкә тотынасың. Теләмисең икән, кино карап кайтасың;

– «тәрәзәне ачыйк», «тәрәзәне ябыйк» дип баш катыручы коллегалар юк, кайчан телисең, шунда ачасың һәм ябасың;

– яраткан эшең, хоббиең белән үзең теләгән вакытта шөгыльләнә аласың;

– берничә һөнәрне берьюлы башкарырга мөмкин. Мәсәлән, текстлар язып та, рәсем ясап та акча эшләп була (сәләтең һәм тырышлыгың булса, билгеле);

– җаның теләгән урында эшли аласың. Офиста утырып эшләүчеләрдән аермалы буларак, фрилансерның «эш өстәле» диңгез ярында да, кафе яки ресторанда да була ала (кесәң генә чыдасын);

– бик шәп плюс: фрилансерга беркайчан да (!) «без сезне эштән куабыз» дигән сүзләрне ишетергә туры килмәячәк. Клиентлар китсә, алар урынына башкалары килә. Шәп бит!

«-»:

– стабильлек юк. Фрилансерның хезмәт хакы ай саен төрле, ул аның күпме эшләвенә һәм никадәр заказ алуына бәйле;

– клиентларны үзең эзлисең. Офиста эшләүчеләрдән аермалы буларак, фрилансерга берәү дә клиентларны «китереп бирми». Ул аларны үзе эзли, алар сораган эшне үзе үк эшли;

– эш сәгате чикләнмәгән. Эшнең уңышлы баруы өчен бик тырышырга туры килә. Өстәвенә кайбер клиентлар бөтенләй башка сәгать поясында яшәргә мөмкин;

– аралашу җитми. Күп кенә фрилансерлар күп вакытларын ялгыз уздыра («тәрәзәне ач» яки «яп» дип баш катырган хезмәттәшләреңне сагына башлавың да бар);

– боларга өстәп, фрилансерларга авырырга ярамый (ул чор өчен акча түләнми), отпусклар бирелми, бирелсә дә, алар өчен акча түләнми, киләчәктә пенсия түләнсен өчен, дәүләткә акча күчерелми (бу мәсьәләне фрилансер үзе хәл итә).

Ә хәзер онлайн эшләү мөмкинлеге булган һөнәрләрнең кайберләрен барлап китик.

 

СТИЛИСТ

Стилист – кешенең имиджын булдырырга ярдәм итә торган һөнәр иясе.

Бүгенге заманда стилистлар бу эшне клиентның үзе белән күрешмичә генә дә башкара ала. Мәсәлән, клиент Skypeны ачып җибәрә, стилистка шалтырата, һәм алар бергәләшеп «гардеробтагы кайсы кием кияргә яраклы?», «кайсысы инде модадан төшеп калган?», «теге яки бу киемне кайсысы белән кияргә мөмкин?» кебек сорауларга җавап таба. Шул ук эшне кибеткә баргач та эшләп була. Ни дисәк тә, замана технологияләренең уңай яклары буа буарлык, килешәсездер?

Бу эш белән өйдә кырын ятып кына да шөгыльләнеп була икән дип уйлый күрмәгез. Үз эшенең остасы булу өчен, стилистка һәрдаим белемнәрен яңартып торырга, мода белән бик яхшы (!) таныш һәм, әлбәттә инде, кайсы кибеттә нинди кием барлыгы турында хәбәрдар булырга кирәк. Болар әле «кирәкләр»нең кайберләре генә. Камиллеккә чикләр юк бит!

РЕПЕТИТОР

Репетиторларның ни белән шөгыльләнүен һәркем белә. Шулай да тагын бер искә төшереп китик:

Репетитор  дәресләрдән тыш өстәмә белем бирә торган һөнәр иясе. Ул үзенең хезмәтен укучы белән күзгә-күз карап та, онлайн да башкара ала. Бүген без икенче юл турында сөйләшербез.

Әгәр син кайсы да булса фәнне бик яхшы беләсең һәм синең шул юнәлештә педагогик белемең бар икән, өйдән чыкмый гына да, дистанцион рәвештә, укучыларга белем бирергә мөмкин. Шәп бит?

ПСИХОЛОГ

Психолог  кешегә психологик ярдәм күрсәтүче, тормышта килеп чыккан төрле мәсьәләләрне чишәргә, катлаулы сорауларга җавап табарга ярдәм итүче белгеч.

XXI гасырда бу һөнәр иясе булып эшләү өчен клиент белән очрашырга кирәкми. Компьютерың йә булмаса яхшы камералы телефоның булса, шул җитә. Тәҗрибә һәм югары белемнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында әйтеп тә тормыйм инде. Тәҗрибә дигәннән, клиентлар белән онлайн режимда эшли башлаганчы психологка хәйран гына белем тупларга, күп кешеләр белән аралашырга һәм алар белән чынбарлыкта күрешеп, очрашып эшләргә туры киләчәк.

РИЕЛТОР

Аларны күпләр яратмый. Тик шул ук вакытта бүгенге көндә алардан башка да булмый. Кемнәр соң алар?

Риелтор – күчемсез милек (мәсәлән, фатир) яки автомобильләрне сату-алу яки яллау кебек эшләрдә ярдәм күрсәтүче кеше.

Ул нәрсәләр эшли соң? Риелтор клиентлар таба, сата торган милекне рекламалый, документлар туплый һ.б. Ягъни сезнең  бөтен эшегезне үзе эшләп бирә. Бушка түгел, әлбәттә. Лаеклы хезмәт хакы түләсәгез, барысы да сез теләгәннән яхшырак булачак. Ни кызганыч, әлеге һөнәр ияләре арасында (башка һөнәр ияләре арасында булган кебек үк) ялганчылар ешайды. Күп кеше алар башкарган эшләрне үзем дә эшли алам, дип саный. Әйдәгез, фатирыгызны сатып бирәм, дип йөдәтеп бетерүче, алдакчы риелторларны яратмау шуннан килә дә инде. Әгәр дә син «үз эшемне яхшы һәм намусым кушканча башкарачакмын» дип уйлыйсың икән, рәхим ит, дустым!

КОРРЕКТОР

Корректор – текстларны укып, алардагы грамматик хаталарны тикшерүче һәм төзәтүче белгеч.

Әлеге һөнәр XV гасырда барлыкка килә һәм бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмый. Алай гына да түгел, әлеге һөнәр иясе булу хәзерге заманда тагын да җиңел: электрон почтаңа текст килеп төшә, син аны тикшерәсең, хаталарын төзәтәсең һәм кире юллыйсың. Вәссәлам! Моннан да җиңел эш була алмый... кебек тоела. Чынлыкта исә корректордан биии-ии-ик грамоталы һәм биии-иии-ик игътибарлы булу сорала. Бер генә хата, кечкенә генә игътибарсызлык бөтен эшне чәлпәрәмә китерә ала бит. Әгәр бу сыйфатлар синдә бар икән, нишләп әле эшләп карамаска?

Дустым, бүген без синең белән өйдән торып, ягъни Интернет аша  гына да эшләп була торган һөнәрләрнең кайберләренә күзәтү ясадык. Сизгәнсеңдер, һәр эшнең тырышлык соравын да, «алма төш» дип ятып кына алманың өзелеп төшмәвен дә кат-кат искәрттек. Өйдә ятып акча эшләүчеләргә кызыгучылар, аларны аңлап бетермәүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Акча күктән төшми, кем ничек булдыра ала, шулай эшли. Ә инде ничек эшләргә икәнлеген һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып хәл итә. Ә мөмкинлекләр бүгенге көндә җитәрлек! Киләчәк һөнәреңне сайлаганда, безнең киңәшләребез сиңа да ярдәм итсен!

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев