Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

ТӨНГӘ КАРШЫ НӘРСӘ АШАРГА ЯРЫЙ?

Йоклар алдыннан ашмаска кушалар. Иң яхшысы – йокларга 3 сәгать кала ашарга, диләр. Әмма ашыйсы килә бит! Нишләргә? Ач карынга йоклап китеп тә булмый бит әле ул... Ашказанына авыр булмасын өчен нинди ризык ашарга ярый соң?

Яшелчәләр

Файдалы да, фигурага да начар тәэсир итми. Тик яшелчә генә ашап утырасы килер микән? Яшелчәдән менә нинди ризыклар әзерләп ашарга була:

– яшелчә салаты;

– яшелчәләрдән рагу;

– ташкабак (кабачки) икрасы.

Иң мөһиме – яшелчәләрне кыздырмаска. Бу рәвешле тамак ялгау әле метаболизмны да яхшыртып җибәрә.

Өстәвенә яшелчәләрдә клетчатка, витаминнар күп, алар иммунитетны яхшырта, ашказаны эшчәнлеген көйли.

Натураль сөт ризыклары

Сөт ризыклары да кич белән ашап алу өчен яхшы вариант. Әмма аларның составында төрле өстәмәләр, буягычлар, шикәр булырга тиеш түгел.

Сөт продуктлары аксымга, кальцийга бай, аксым ашыйсы килү теләген баса, ә кальций сөякләрнең ныклыгы өчен җавап бирә. Ашказына авыр да булмый.

Әле сөт ризыклары составында тынычландыра торган компонентлар да бар. Бу тынычлап йоклап китәргә ярдәм итәчәк.

Балык

Балык составында йод, фосфор күп. Ул җиңел эшкәртелә, кандагы холестерин күләмен киметә. Тик аны кыздырып ашамагыз. Алай иткәндә файдасыннан бигрәк зыяны күп булыр.

Йокларга ятар алдынан киләсе балыкларны ашарга мөмкин:

– тәрәч (треска);

– сайра;

– чуртан (щука);

– судак;

– форель;

– хек.

Кош ите

Тагын бер туклыклы һәм файдалы ризык бар. Ул – күркә яки тавык ите. Аксымлы ризык тиз туенырга ярдәм итә. Әле ул тиз эшкәртелә дә. 1,5 сәгатьтән соң бөтенләй ашмаган да кебек булачак.

Эремчек

Йоклар алдыннан аксымга бай эремчек ашау да файдага гына булыр. Артык май яки, киресенчә, майсызландырылганын алмагыз. Шикәр, күрәгә, йөзем кебек әйберләр салып ашамау хәерле. Ни өчен нәкъ менә аны ашарга киңәш ителә?

– ул инсулин күләмен көйли;

– ашказаны эшчәнлеген яхшырта;

– аның составында протеин бар, ул спортчылар өчен бигрәк тә мөһим.

Йомырка

Йокларга ятканчы 2-3 сәгать кала ашаганда йомыркаларның зыяны юк.  Аның составында файдалы витаминнар, аксым бар. Һәм ул җиңел эшкәртелә.

Диңгез ризыклары

Калорияләре аз, ә аксымының күп булуы аркасында диңгез ризыклары диетик продукт дип  санала.  Кичен ашаганда аларның үзләрен генә ашарга киңәш ителә.

Цитруслылар

Апелсин, мандарин, лимон, грейфрут кебек җиләк-җимешләр ашарга уйласагыз, аларны йокларга ятар алдыннан 3 сәгать кала гына ашарга яраганын онытмагыз. Бары шул очракта гына аларны ашау файдага булачак.

Цитруслылыар С, В витаминнарына, аскорбин кислотасына бай. Аларны еш ашасаң, иммунитет ныгый.

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев