Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

ЯҢА ЕЛ КӘЕФЕН БУЛДЫРУНЫҢ 8 ЫСУЛЫ

Ике кешенең береннән: “Әй, әллә нәрсә шунда. Яңа ел кәефе дә юк...” кебек сүзләр ишетелә. Шуңа күрә без бүген бергәләп АНЫ, ягъни Яңа ел кәефен барлыкка итерүнең серләрен ачачакбыз! Киттек!

1. Өйне бизәгез.

Матур итеп! Зәвык белән! Бәйрәмне визуальләштерүдән дә күп нәрсә тора бит. Җем-җем янучы гирлянда, чыршы, кар бөртекләре, җылы плед, шәмнәр шул Яңа ел бит инде ул.

2. Пешеренегез.

Декабрь ае – үзеңнең аш-су сәләтләреңне ачу өчен менә дигән вакыт! Мисал өчен, әйдә печенье пешереп карыйбыз. Корица, имбирь белән! Печенье пешкәндә чыккан тәмле исләр иң каты күңелле кешенең дә күңелен җебетер. Өстәвенә, нәрсә дә булса әзерләгәч, кунаклар дәшәргә мөмкин. Тәмле чәй эчә-эчә рәхәтләнеп аралашып утыру үзе бер могҗиза бит ул.

3. Бүләкләр әзерләгез.

Якыннарыгыз нәрсәгә бигрәк тә шатланыр иде? Кибетләрдә ыгы-зыгы башланганчы, бүләкләрне бүгеннән үк әзерләп куйсаң яхшы. Бүләкне бит аны алу гына түгел, әзерләү, төрү, бүләк итү дә рәхәтлек китерә.

4. Яңа ел киносы карагыз.

Яңа ел  - бераз хыялланып алу өчен менә дигән вакыт. Яңа ел турында иң тылсымлы кино, мультфильмнар исемлеген төзегез, йә булмаса Интернеттан алыгыз һәм җылы пледка уранып, какао эчә-эчә аларны карый башлагыз.

5. Фотоаппарат алып урамга чыгыгыз.

Фотога төшү, табигатькә карап хозурлану, күкрәк тутырып саф һава сулау, кар атыш уйнау, Кыш бабай тәгәрәтү өчен дусларыгызны (үзегез генә дә мөмкин!) һәм фотоаппаратыгызны ияртегез дә, урамга чыгыгыз.

6. Хат языгыз.

Хатны әти-әниләргә, якын кешеләргә, дус-туганнарга җибәрергә мөмкин. Төп шарт – аның кулдан язылган булуы. Ни өчен алаймы?  Чөнки кәгазь хатлар Интернеттагы хатларга караганда күпкә кадерлерәк була һәм озаграк саклана.

7. Яңа ел музыкасы тыңлагыз.

Спорт белән шөгыльләнгәндә дә, урамнан барганда да, савыт-саба юганда да тылсымлы көйләр яңгырап торса, Яңа ел кәефе үзеннән-үзе барлыкка килә, имеш.

8. Нәтиҗәләр ясагыз, планнар корыгыз.

Узган елда ирешкән уңышларыгызны барлагыз. Бик аз кебек тоелса да. Алар барыбер бар. Киләсе елга планнар төзеп кую да бик мөһим. Язылган әйбер чынга аша. Бер ел узгач, шулаймы-юкмы икәнен тикшерербез.

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев