Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

ЯСМЫКТАН НИЛӘР ПЕШЕРЕРГӘ БУЛА?

Бүген без сезне ясмыктан (чечевица) аш пешерергә һәм “фрикаделька”лар әзерләргә өйрәтәбез. Рецептлар җиңел, ә килеп чыккан ризыклар бик тәмле! Әйдә, киттек!

Помидорлы ясмык ашы

Кирәк булачак:

– 1 стакан кызыл ясмык;

– 2 стакан су;

– 200 мл сөт;

– 1-2 суган;

– 3 эре помидор;

– ½ чәй кашыгы куркума;

– зәйтүн, мае яки гадәти үсемлек мае;

– тәменчә тоз, борыч.

Рецепт:

1. Буш кәчтрүлгә бераз май салабыз, әзрәк кыздырабыз.

2. Вак итеп туралган суганны майга салабыз.

3. Суган йомшарып киткәч, туралган помидор (тагын да тәмле булсын өчен томат пастасы да өстәргә була), куркума һәм бераз май өстибез. Бер-ике минут томалап пешерәбез.

4. Аннан кәчтрүлгә юылган ясмыкны һәм 2 стакан су салабыз, кайнатып чыгарабыз.

5. Ясмык пешкәнче (15 минут тирәсе) тагын утта тотабыз.

6. Ахырдан сөт, тоз өстибез.

7. Ике минуттан сүндерәбез.

8. Әзер ашны блендер белән болгатабыз.

9. Тәлинкәгә бүләбез. Өстенә яшеллек, сохари салырга мөмкин

Тәмле булсын!

Ясмыклы “фрикаделька”лар

Кирәк булачак:

– 300 г көрән ясмык;

– 150 г натураль йогурт;

– 2 бал кашыгы вак итеп туралган бөтнек;

– ½ чәй кашыгы кумин;

– тәменчә карри;

– кибә башлаган ипи;

– 5 тырнак сарымсак;

– 4 аш кашыгы төелгән чикләвек;

– 50 мл үсемлек мае;

– 2 йомырка.

Рецепт:

1. Ясмыкны берничә кат юабыз, аннан өстенә су салып кайнатып чыгарабыз һәм тагын 20 минут пешерәбез.

2. Пешеп чыккач, дуршлагка салып суын агызабыз.

3. Ясмык суынганнан соң аны блендер белән болгатабыз.

4. Хәзер соус әзерлибез: моның өчен натураль йогуртка туралган бөтнекне салабыз, кумин һәм карри өстибез. Яхшылап болгатабыз. Аннан өстен каплап суыткычка алып куябыз.

5. Кибә башлаган ипиләрне вак угычтан уабыз.

6. Сарымсакларны чистартабыз, сытабыз.

7. Вакланган чикләвек, сарымсак, ипине яхшылап болгатабыз. Өстенә тоз, борыч, кумин сибәбез, тагын болгатабыз.

8. Өстенә төелгән ясмыкны салабыз һәм блендер белән барысын да яхышлап болгатабыз.

9. Май өстибез, тагын яхшылап болгатабыз.

10. Иң ахырдан ике йомырка салабыз.

11. Килеп чыккан массадан шарчыклар әвәлибез һәм сыек май салынган табада 14 минут кыздырабыз.

12. Артык мае бетсен өчен “фрикаделька”ларны чүпрәк салфеткага салабыз.

13. Өстәлгә кайнар килеш өстенә соус салып бирәбез.

Тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X