Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

«НИ ӨЧЕН?»: ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘР

“Ни өчен?” сәхифәсенең күптәннән күренгәне юк иде. Ә бит без белеп бетермәгән кызыклы фактлар шундый күп. Әйдәгез, бүген сәхифәне җиләк-җимешләргә багышлыйк. Ни өчен ананас телне әчеттерә? Ни өчен күп илләрдә Яңа елда мандарин һәм әфлисун ашыйлар? Ни өчен грейпфрут иң файдалы җиләк-җимеш булып санала?

Ни өчен ананас телне әчеттерә?

Ананас ашап караган кешеләр бик яхшы белә: аны күбрәк ашап җибәрсәң, тел авырта, әчетә, авыз кырыйлары ярыла. Ни өчен шулай соң? Моның сәбәбе-бромелайн дип атала торган ферментта. Без ананасны ашаганда ул безне “ашый”. Бромелайнның аксымны тарката торган сәләте бар. Бер караганда, бу –яхшы, чөнки ул аксымлы ризыкларны эшкәртергә ярдәм итә. Ананас согын иткә дә салырга мөмкин, ул йомшак булып кызачак.

Икенче яктан, бу – начар, чөнки ананасны күп ашаганда бромелайн тэсирендә безнең телебез чын мәгънәсендә ашала башлый. Әмма тел күзәнәкләре бик тиз яңара, шуңа күрә без аны ананас белән бергә “ашап” бетермибез ?

Ни өчен күп илләрдә Яңа елда мандарин һәм әфлисун ашыйлар?

Күп кеше Яңа елны мандарин һәм әфлисуннардан башка күз алдына китерә алмый. Бу традиция каян килгән соң?

Элеккеге заманнарда без көн дә күрә торган супермаркетлар булмаган. Димәк, без ел әйләнәсе ашый торган җиләк-җимешләр дә.  Балалар өчен  Яңа ел көнне мандарин ашау зур бәхет булган. Анысы да хәлле гаиләләрдә үсүчеләргә генә тәтегән. Хәтта әле XX гасырда да әлеге җиләк-җимешнең кулыңа килеп эләгүе тылсымга тиңләшкән.
Ширли Конранның «Кружево» дип исемләнгән романында моны яхшы тасвирлый торган өлеш бар: анда Кейт исемле кыз Яңа ел көнне  бүләкләр арасында әфлисун эзләп таба. Аңа аны әтисе бер диңгезчедән зур акчага сатып алган була. Ник дигәндә, Англиядә сугыштан соң әфлисуннар да, банан да, туңдырма да булмый. Кейт бу әфлисунны көн дәвамында бик озаклап, тәмләп, ләззәтләнеп ашый. Аннан атна буе кабыгын да “кимерә”.

Ни өчен грейпфрут иң файдалы җиләк-җимеш булып санала?

Грейпфрут – иң файдалы һәм туклыклы матдәләр җыелмасы. С витаминыннан тыш, анда бик күп санда биофлавоноидлар бар. Алар С витаминының яхшы сыйфатларын тагын да арттыра. Әгәр бу матдәләр булмаса, С витамины бик тиз оксидлашыр иде.

Шуны да әйтергә кирәк: биофлавоноид С витаминын ул озак вакыт ашалмаганда да саклый.

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев