Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Ни өчен үзеңне үзең кытыклап булмый?

Үз-үзебезне никадәр генә кытыкласак та, кытык килми. Ник икән? Моңа кече ми (мозжечок) сәбәпче. Ул безнең үзебезгә үзебез кагылганны, курыкыныч янамаганны “аңлый” һәм баш миенең башка өлешләренә дә бу тырда хәбәр җибәрә.

Нәтиҗәдә, баш мие тән тиресенең сизгерлеген киметә. Һәм безнең баш мие бу кытыклауларга бернинди дә реакция белгерми.  (Әлеге кагыйдәдән чыгарылма булып тел белән аңкауны кытыклау була ала). Моның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар: әгәр безнең өстебездә нинидидер җан иясе йөрсә, без аны шунда ук тоеп алабыз.

Ни өчен кешеләр кытыктан курка?

Галимнәр фикеренчә, кытык килү безнең бабаларыбыздан калган. Бөҗәкләрдән сакланырга кирәк булу сәбәпле, аларның кытыгы килгән. Ник дигәндә, агулы бөҗәк бер генә тешләсә дә, моның ахыры бик начар тәмамланырга мөмкин бит. Әмма кытык килүне кичекмәстән туктату теләге кешеләрне ул бөҗәкләрне куып җибәрергә мәҗбүр иткән. Һәм ул тешләп өлгерә алмаган.

Шул ук вакытта кешеләр аларны кем дә булса кытыклаганда тыела алмыйча рәхәтләнеп көлә башлый. Кайберәүләнең кытыгы күбрәк, кайберәүләрнеке азрак килә. Балалар аңа еруча сизгер. Чөнки аларның тән тирсе олы кешенекеннән 5 тапкыр юкарак.

Кытык нерв системасына бик зур авырлык китерә, шуңа күрә әлеге киеренке халәтне киметү өчен без көләбез, дигән фикер дә бар.

Фото: yalkyn.ru

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X