Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Слуцкийның Ургантка биргән җавабыннан соң, Миңнеханов инстаграмда шаян ролик куйды

«Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий «Беренче канал»да Иван Ургант тапшыруында кунак булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм сәхифәсендә шаян видеоролик урнаштырды. Анда «Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий «Вечерний Ургант» телетамашасында әйткән сүзләрдән соң, Рөстәм Миңнехановның уйчан фотосы куелган.

Шоу вакытында Слуцкийга шаян сорау бирәләр. «Инстаграмда Рөстәм Миңнехановтан яки модель Виктория Лопыревадан пуш-хәбәр булса, кайсысын беренче ачасыз?» — дип сорый Ургант. Баш тренер бераз аптырашта кала. «Вика постларны еш яза, шуңа күрә ул беренче булачак», — ди Слуцкий.

Роликта әлеге җаваптан соң Татарстан Президентының уйланучан кыяфәттә төшкән фотосы күренә.

Рөстәм Миңнехановның видеоролигы бер сәгать эчендә меңләгән лайк һәм 300гә якын шаян комментарий җыйды. «Без дусларыбызны шулай югалтабыз», — ди блогерларның берсе.

 

Фото: архив tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев