Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

XXI ГАСЫР: КИБЕРСУГЫШЛАР

Сугыш – коточкыч нәрсә. Үзенең куркыныч максатларына ирешер өчен, ул галимнәрне дә корал камилләштерү эшенә җәлеп итә. Урта гасыр сугышлары белән ХХ-XXI гасыр сугышлары арасында җир белән күк аермасы: элек сугыш коралы берьюлы шулкадәр күп кешене һәлак итә алмаган.

Вакыт үтү белән сугыш эше камилләшә бара, кайчандыр һавада сугыш алып бару әкият сыман тоелса, хәзер коры җирдә генә бара торган бәрелешләр сәер булып күренә. Соңгы берничә дистә ел эчендә сугыш кырлары артты һәм киберсугышлар күренеше барлыкка килде.

Ничек барлыкка килде соң бу?

Хәрби технологияләр белән фән үсеше бик тыгыз бәйләнештә тора. Хәтерлисездер, ел саен тапшырыла торган Нобель бүләген оештырган галим Альфред Нобель динамитны уйлап тапкан. Әгәр дә бу ачышы булмаса, шартлаткыч аркасында һәлак булган бихисап кешеләр исән калыр иде, бәлки. Дөрес, Нобель нәкъ шушы ачышына бәйле рәвештә байый, нәтиҗәдә, фән, әдәбият һәм тынычлык өчен көрәш эшендә иң талантлы кешеләрне билгеләп үтү һәм премия белән бүләкләү мөмкинлегенә ия була. Ә динамит кебек матдәне башка галим дә тапкан булыр иде, бәлки.

Фәндә һәм технологияләрдә булган «инкыйлаблар» хәрби коралларны камилләштерергә булыша. 1945 елда Америка галимнәре һәм инженерлары иң куркыныч коралларның берсен — атом бомбасын әзерләп бетерәләр. Шуннан соң да әле тагын күпме куркыныч корал ясалды. Ә узган гасырның 70-80нче елларында мәгълүмати инкыйлаб булып дөньяга информацион технологияләр бәреп кергәч, әкренләп киберкораллану турында да фикер пәйда булды. 2010 елда дөньяның иң абруйлы басмаларының берсе саналган The Economist журналы киберсугышны, җир, диңгез, һава һәм космостан соң, бишенче сугыш кыры дип атады.

Бу роботлар сугышы түгел

«Кибер» дигән сүз сезне алдамасын, бу киборглар яисә роботлар сугышы түгел. Киберсугышлар дошман дәүләтнең яки башка төрле дошман көчләрнең компьютер системаларына зыян салу һәм дәүләт оешмаларын, финанс үзәкләрен, нинди дә булса офисларны интернетсыз калдырып, ил тормышында хаос булдыруга юнәлтелгән.

Бу куркынычмы?

Әлбәттә, сугыш турында сөйләгәндә, беркем дә аны имин һәм рәхәт әйбер дип әйтмәячәк. Сугыш һәрвакыт корбаннар таләп итә. Киберсугышлар кешеләрне һәлак итү өчен оештырылмый, әмма алар аркасында килеп чыккан башбаштаклыклар бик җитди зыян салып, кемнәрнеңдер үлеменә дә сәбәпче була ала.

Интернет һәм компьютер безнең тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, алардан башка җәмгыять тормышын күз алдына китерү бик авыр хәзер. Дәүләт органнары, хастаханәләр, заводлар һәм фабрикалар, электр станцияләре һәм башка оешмаларның эше интернетлаштырылган. Моның уңайлы яклары җитәрлек, әмма дөрес итеп оештырылган киберсугыш нәтиҗәсендә электр станцияләре сафтан чыгып, авыллар һәм шәһәрләр күз ачып йомганчы караңгыда кала ала. Паника, икътисадка килгән зыян һәм башка көтелмәгән нәтиҗәләр бу киберһөҗүмне оештырган якка файдага гына.

Димәк, киберсугышлар, хәрби хәрәкәтләрнең башка төрләре кебек үк, халык өчен куркыныч.

Шымчылар һәм һөҗүм итүчеләр

Киберсугышларның төрле алымнары бар. Беренче төре — кибершпионаж. Кибершпионнар зыянлы программалар, вируслар ярдәмендә, шулай ук яшерен мәгълүмат белән эшли торган оешмаларга хакерлар җибәреп, үзләренә кирәк булган мәгълүматны урлау белән шөгыльләнәләр. Икътисади, сәяси яки хәрби мәгълүматлар һәрвакыт кирәк, кибершпионнар моның өчен компьютер технологияләрен куллана.

Киберһөҗүмнәр исә интернетта башкарыла торган һөҗүмнәр була. Мәсәлән, вандализм. Еш кына ул да киберһөҗүм кысаларында башкарыла. Хакер интернет-сайтка бәреп кереп, анда кемне дә булса кимсетә торган мәгълүмат урнаштыра. Мондый хәлләр еш була.

Хакер «җимереп» («взломать» дигән куркыныч сүзне барыбыз да яхшы белә), ягъни аның белән идарә итү эшенә рөхсәтсез бәреп кереп, үзе теләгән пропагандистик язмаларны, рәсемнәрне, видеоларны урнаштырырга мөмкин. Монда инде хакерларның нинди сәяси лагерьга каравы яхшы күренә.

DDoS-һөҗүмнәр ярдәмендә сайтны «аударып» була. Билгеле бер сайтка берьюлы бик күп урыннан керсәләр, сервер түзми һәм «хезмәт күрсәтүдән баш тарта». DDoS — Distributed Denial of Service — шушы була инде. Аерым оешмаларның сайтларына каршы бу төр һөҗүмнәр дә соңгы 10 ел эчендә еш булды.

Мәгълүмат җыю өчен шәхси битләргә (мәсәлән, ВКонтактедагы профильгә) яки серверларга үтеп керү шулай ук киберһөҗүмнәрнең бер төре. Сүз уңаеннан, явыз ниятле кеше шәхси биткә үтеп керә алган очракта, андагы язуларны, рәсемнәре дә алыштырып куя ала. Андый очраклар булды. Мәсәлән, Россиянең мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоровның аккаунтына үтеп кергәннәр иде.

Инфраструктурага һөҗүм. Монысы, минемчә, иң явыз һөҗүм, чөнки бу вакытта шәһәрләрнең яшәешен тәэмин итә торган телефон системаларына, су кудыру, электр энергиясе, янгыннан саклану системаларына, транспорт һәм башкалар белән идарә итә торган компьютерларга һөҗүм итәләр. Бу һөҗүмнәр безнең барыбызга да кагыла ала.

Дәүләтләр әзерме?

Киберсугышларның җитди булуын хөкүмәт яхшы аңлый, чөнки алар үзләре дә кайчак хакерлык белән шөгыльләнә (бу күптән сер түгел инде). Шуңа да хәзер киберкуркынычсызлык өчен җаваплы хәрби бүлекләр оештырыла башлады. Мәсәлән, Германиядә Киберкуркынычсызлык буенча илкүләм үзәк эшли, ул Германиянең разведка хезмәтенә буйсына. Израильнең киберкуркынычсызлыгы өчен 8200нче бүлек җавап бирә, диләр.

Хөкүмәтләрнең ни дәрәҗәдә әзерлеген 2010 елгы вакыйгалар күрсәтәдер. 2010 елның июнендә Иранда Stuxnet исемле компьютер вирусы таралды. Аны атом-төш тикшеренүләре үзәгендәге компьютерларга урнаштырган булганнар. Вирус 1000гә якын төш центрифугаларын сафтан чыгарган, аннары Иранда 60 меңнән артык компьютерга зыян салган. Моны, мөгаен, Иранның ул вакыттагы дошманнары оештырган булгандыр.

Кибероперацияләр өчен җаваплы берләшмәләр Россия гаскәрләрендә дә, АКШ армиясендә дә бар. Россиядә хәтта аерым Мәгълүмати операция көчләре төзелүе турында да хәбәрләр чыккан иде.

Сугыш беркайчан да үзгәрми

Fallout уенында еш яңгырый торган гыйбарә: «Сугыш беркайчан да үзгәрми». Күрүебезчә, ул яңарышлар кичерә ала, әмма аның асылы һәрвакыт бер үк кала. Көч кулланып, үз фикереңне тагу, үз максатыңа ирешү, башкаларны буйсындыру, каршылык күрсәтү. Киберсугышлар да шул максатларга хезмәт итә.

Фән һәм технологияләр җәмгыять тормышын яхшырту өчен генә хезмәт итсен иде дип телик. Сүз уңаеннан, «Гыйлем» сиңа бу хакта күпне сөйли ала: giylem.tatar

Киберсугыш — кибернетик пространствода бара торган каршылык һәм көрәш. Киберсугышлар мәгълүмати сугышның бер төре булып санала.

2010 елда дөньяның иң абруйлы басмаларының берсе саналган The Economist журналы киберсугышны, җир, диңгез, һава һәм космостан соң, бишенче сугыш кыры дип атады.

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X