12 декабрь 2019 яңалыклары
-
Мишәбаш авылы үзешчәннәре Иләбәр авылы клубында спектакль куйдылар
8 декабрь көнне Иләбәр авыл клубында Мишәбаш авылының үзешчән театр коллективы тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасы буенча куелган спектаклен тәкъдим итте. Артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачтылар һәм әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар. Тамашачылар, үз чиратында, артистларга рәхмәт белдерделәр һәм уңышлар теләделәр.
-
Татарстанда соңгы айда ныгымаган бозга чыгу аркасында биш балыкчы үлгән
Калынлыгы кимендә 7 см булганда гына бозга чыгарга мөмкин.
-
Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк
ТАССРның бер гасырлык юбилее киләсе атнада «Казан Экспо» күргәзмә комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге залда концерт белән башланып китәчәк.
-
ИРТӘЛӘРЕН ТАУЛАР КҮЧЕРЕРЛЕК БУЛЫП УЯНУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Иртә белән үк арып уянучылар арасында син дә бармы? Алайса безнең язмабыз нәкъ менә синең өчен! Бүген без иртән таулар күчерерлек дәрәҗәдә энергияле булып уяну өчен нишләргә икәнлеген сөйләрбез.
-
Байлар Сабасының Г.Закиров урамында парк зонасы эшләнде
Яңа елны каршыларга әзерләнгән көннәрдә Сабабызда тагын бер матур объект сафка басты. Байлар Сабасы бистәсенең Г.Закиров урамында парк зонасы барлыкка килде. Балалар өчен уен мәйданчыгы, өлкәннәр өчен уңайлы утыргычларны үз эченә алган ял итү зонасы матур да, кирәкле дә. Яңа ел каникулларында “Ямьле Саба” яр буена күңел ачарга килүчеләргә биредә туктап та ял итеп алырга тәкъдим итәбез.
-
Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан 14 яшькә җиткән гражданнарга паспортлар тапшырылды
Бүген, 2019 елның 12 декабрендә, «Гражданлык сәгате» республика проекты кысаларында, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе Саба җирле бүлекчәсе башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге, Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең Саба филиалы белән берлектә, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан 14 яшькә җиткән гражданнарга паспортлар тапшырылды.
-
Ришат Төхвәтуллинга "Гүзәл кебек хатын кирәк?"
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова инстаграм битендә Ришат Төхвәтуллин белән икесенең сәхнәдә матур итеп басып торган, Ришатның бер бәйләм розалар тотып, бик бирелеп нидер сөйләгән, Гүзәлнең аны игьтибар белән тыңлап торган фотосын элгән иде. Фото астында сорау да бар. "Кем белә Ришат миңа ни әйтә? Дөрес җавапка безнең 100 җыр белән флешка бүләккә", - дип язган Гүзәл.
-
“Йорт хайваннары һәм кошлары”
Миңгәр “Сәйлән” балалар бакчасында “Йорт хайваннары һәм кошлары” темасына шөгыль үткәрелде.
-
«Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә агачка яндырып рәсем ясау дәресләре
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Әхмәтова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә «Агачка яндырып рәсем ясау» исеме астында дәресләр үткәрелде. Бу төр кул хезмәте белән, социаль хезмәт алучылар, ничә яшьтә булуларына карамастан, бик теләп һәм кызыксынып эшләделәр.
-
Мичән төп мәктәбендә коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә тәрбия бирү
Коррупция – җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Мәктәптә укучыларны әлеге проблемалардан саклау өчен профилактика чаралары ел дәвамында алып барыла.
-
Казанда парковкалар бушлай булган көннәр билгеләнде
Шәһәр халкы һәм кунаклар бәйрәм көннәрендә автомобильләрен муниципаль парковкаларда түләүсез калдыра алачак.
-
XXI ГАСЫР: КИБЕРСУГЫШЛАР
Сугыш – коточкыч нәрсә. Үзенең куркыныч максатларына ирешер өчен, ул галимнәрне дә корал камилләштерү эшенә җәлеп итә. Урта гасыр сугышлары белән ХХ-XXI гасыр сугышлары арасында җир белән күк аермасы: элек сугыш коралы берьюлы шулкадәр күп кешене һәлак итә алмаган.
-
Элвин Грей «Татар җыры» бәйгесен Россия масштабында күрсәтергә лаек концерт дип атады
Халыкара җыр фестивалендә барлыгы 200дән артык җыр башкарылган.
-
Камал театры тамашачылар соравы буенча «Җәйнең бер көнендә» спектаклен күрсәтә
Йон Фоссе әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән әсәр 21 декабрьдә тәкъдим ителә.
-
Татарстан Россиядә иҗади ял итү өчен иң яхшы 10 урынга керде
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар республиканы пленэр өчен иң яхшы урыннарның берсе дип атады.