12 декабрь 2019 яңалыклары
-
"Зимняя вишня" хуҗаларын зыян күрүчеләргә 118 млн сум акча түләргә мәҗбүр иттеләр
Кемерово район суды янган "Зимняя вишня" сәүдә үзәге милекчеләрен һәлак булганнарның 30 туганына 118 миллион сум түләргә карар чыгарган.
-
Спортинг- компакт буенча ачык турнир - “Русская зима”
2019 нчы елның 8 нче декабрь көнендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.
-
Ачыйк тарих битләрен
10 декабрь көнне Эзмэ авыл жирлегенен Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре «Ак калфак» хатын - кызлар клубына йөрүчеләр белән «Ачыйк тарих битләрен» исемле авыл тарихына сәяхәт үткәрде. Сәяхәтнең төп максаты - авылыбызның тарихы белән таныштыру, истәлекләрне барлау, Пүкәл авылының тарихи үткәненә файдалы һәм мавыктыргыч сәяхәткә чакыру иде. Чара барышында клубыбызда сакланган «Туган ягым - яшел бишек» исемле, истәлекләр тупланган папка белән таныштылар, фотографияләр аша авылыбызның элеккеге вакытын, авылдашларыбызны искә төшерделәр.
-
Инвалидларга нинди түләүләр каралган?
Инвалидлар декадасы бара. Шул уңайдан, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә республикада пенсия түләве ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады
Президент билгеләп үткәнчә, Татарстан конституцион хокукларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тормышның төрле өлкәләрендә зур уңышларга иреште.
-
«Без бергә»
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Кызыл Мишә мәктәбендә, Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләр, шулай ук Шәмәрдәндә эшләүче “Серле дөнья” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр Саба мәдәният йортында 11 декабрь кичендә Казаннан килгән артистлар Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов, Тәслимә Низами, Чулпан Йосыпова, Гөлүс Хәбибрахманов катнашында “Без бергә” дип исемләнгән хәйрия концерты куйдылар. Тамаша залы тулы иде. Чыгышлар кесә телефоннары кушымталары аша да район халкына тиз таралды. Соңыннан мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән үз итеп аралаштырырга вакыт тапканнары өчен хөрмәтләп, артистларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Кызыл Мишә мәктәбе балалары Хәмдүнә Тимергалиевага 70 яше белән котлап, бер кәрҗин чәчәк һәм үзләре ясаган панно бүләк иттеләр.
-
Саба кешесе Европа татарлары өчен җыр язган
Европа татарлары Испаниянең Ориуэлла Коста шәһәре янындагы татар лагеры тормышы турында тулы бер хикәяне өч минутка сыйдырган.
-
Казанда хоккей буенча дүрт милләт турниры була
Матчларда Россия, АКШ, Швейцария һәм Словакиянең яшүсмерләр җыелма командалары катнашачак.
-
«СОК – Стань Одной Командой " республика конкурсының финал этабы
Шушы көннәрдә районыбыз укучылары «СОК - Стань Одной Командой" укучылар үзидарә органнарының республика конкурсының финалында катнашып кайттылар. Әлеге конкурсның сайлап алу этабында бөтен республикадан 210 команда катнашты. Финал этабына республиканың 30 иң көчле, ачык, креатив командалары чакырылган иде. Конкурс кысаларында активистлар узләренең иҗади визитка – күргәзмәләрен, үз проектларын, идеяләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, төрле кызыклы уеннарда һәм күңел ачу чараларында катнаштылар.
-
Россия Конституциясе көне белән!
Хөрмәтле райондашлар! 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 26 ел тула. Сезне шушы тарихи истәлекле вакыйга белән ихлас котлыйбыз. Конституция - иң югары юридик көчкә ия иң мөһим документ.