Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«СОК – Стань Одной Командой " республика конкурсының финал этабы

Шушы көннәрдә районыбыз укучылары «СОК - Стань Одной Командой" укучылар үзидарә органнарының республика конкурсының финалында катнашып кайттылар. Әлеге конкурсның сайлап алу этабында бөтен республикадан 210 команда катнашты. Финал этабына республиканың 30 иң көчле, ачык, креатив командалары чакырылган иде. Конкурс кысаларында активистлар узләренең иҗади визитка – күргәзмәләрен, үз проектларын, идеяләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, төрле кызыклы уеннарда һәм күңел ачу чараларында катнаштылар.

Конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә: 3 урын «Лидер ШУС» номинациясендә, Вәлиуллина Аида (Шәмәрдән лицее),  «Ел ачышы» номинациясендә Мөхәммәтова Зилә (Олы Шыңар мәктәбе)  җиңү яуладылар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев