Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба кешесе Европа татарлары өчен җыр язган

Европа татарлары Испаниянең Ориуэлла Коста шәһәре янындагы татар лагеры тормышы турында тулы бер хикәяне өч минутка сыйдырган.

«Бельгия татарлары» оешмасы Брюсселльнең Artem арт-студиясе белән бергә музыкаль видеоклип төшергән. «Бәхет ачкычы» җырының сүзләрен һәм көен Сабада яшәүче Альберт Галимуллин язган. Җырны Ришат Фазлыйәхмәтов башкарган. Бу хакта «Бельгия татарлары» хәрәкәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Композиция өч минут дәвам итә. Европа татарлары Испаниянең Ориуэлла Коста шәһәре янындагы татар лагеры тормышы турында тулы бер хикәяне өч минутка сыйдырган. Җырда төрле илләрдә яшәүче балаларның бергәләп мәдәниятне һәм традицияләрне өйрәнүе, шулай ук бергә мәктәп каникулларын үткәрүе турында сүз бара.

Видеороликта герой бәхет ачкычын табар өчен тозлы суга чумарга, текә үргә менәргә, каршылыкларны җиңәргә әзер.

Видеороликны августта Коста Бланка яр буенда төшергәннәр. Tatar camp for kids in Spain халыкара лагерының иҗат проекты, барыннан да элек, Урта диңгездә җәйге ялда дуслашкан төрле яшьтәге балаларны тәрбияләү чарасы булган.

Казаннан профессиональ артистлар Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитин лагерьда балаларга хореография дәресләре укыткан. Алар бию белән төрле халыкның холкын чагылдыру, милли кием үзенчәлекләре буенча белем биргән.

Хикәянең геройлары укытучылар булган. Тагын бер рольне Нидерландтан Ләйсән Гафурова уйнаган. Аның балалары Дания һәм Дамир лагерьда ял иткән. Хореография белән мавыккан Ләйсән кыска вакытта испан биюе хәрәкәтләрен өйрәнгән һәм биредә яшәүче гүзәл ролен яхшы уйнаган.

Фото: скриншот видео

Чыганак: /tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев