Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Инвалидларга нинди түләүләр каралган?

Инвалидлар декадасы бара. Шул уңайдан, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә республикада пенсия түләве ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.

– Татарстанда 290 мең кеше инвалидлык буенча пенсия ала. I, II, III группа инвалидлыгы булган кешеләр пенсия алу хокукына ия. Инвалидлык буенча иминият пенсиясе стажга да, эшчәнлек алып бару-бармауга карамастан билгеләнә. Кешенең иминият стажы булмаса, аңа социаль пенсия түләнә. Пенсия һәркемгә аерым исәпләнелә.

Пенсиядән тыш, бу категориядәгеләр айлык акчалата түләү ала. Аның күләме исә инвалидлык группасына һәм социаль хезмәт җыелмасына бәйле рәвештә үзгәрә. Социаль җыелма менә ниләрне үз эченә ала:

– Рецепт буенча җибәрелүче дарулар, рецепт буенча расланган медицина эшләнмәләре, инвалид балаларга бирелүче махсус дәвалау азык-төлеге.

– Төп авыруларны профилактикалау буенча шифаханә-курортка юллама.

– Шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалануга бару-кайту өчен бушлай йөрү хокукы.

Социаль хезмәт җыелмасын яки аннан баш тартып, акчалата алуны һәр елны 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә кирәк. Октябрьгә кадәр язып өлгергән гариза икенче елның 1 гыйнварыннан гына гамәлгә керә. Дәүләт ярдәме дигәндә тагын шуны искәртәбез: инвалид балалар, балачактан инвалидлар һәм I группа инвалидларны караган өчен эшләмәүче кешеләргә компенсация түләнә.

Ата-аналар (уллыкка-кызлыкка алучылар), опекуннар һәм башкалар инвалид баланы 18 яшькә җиткәнче караган өчен һәм I группа инвалидны тәрбияләгән өчен айлык түләү ала. Ул ата-аналарга, (уллыкка-кызлыкка алучыларга) яки опекунга – 10000 сум, башка кешеләргә 1200 күләмендә каралган.

Акчалата түләү дигәндә, 80 яшьне узган әби-бабайны караучыларга түләнүче компенсация турында да әйтергә кирәк. Пенсиягә өстәп, ай саен 1200 күләмендә акча түләнә. Ул кеше пенсионерның туганы булмаска да мөмкин. Караган еллар кешегә ел саен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә иминият стажы буларак та теркәлә.

Инвалидлык буенча пенсия билгеләтү, айлык акчалата түләү, социаль пакет җыелмасы алу буенча гаризаларны һәм башка хезмәтләрне электрон вариантта, ягъни интернет аша тапшырып һәм соратып була. Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет ачу өчен бердәм дәүләт хезмәте порталына теркәлергә кирәк. Электрон хезмәттән файдаланучылар елдан-ел арта. Быел ана капиталы, пенсия билгеләү һәм китерү, башка социаль түләүләр буенча кергән 235 мең гаризаның 85 проценты электрон формада җибәрелде. Шулай итеп, гыйнвар аеннан республикада 47 мең кеше Пенсия фондына барып тормыйча гына пенсионер булды. 60 мең өлкән кеше шәхси кабинет аша пенсияне каян алачагы турында гариза язды.

Безне Facebook, ВКонтакте, Instagram, Твиттер, Одноклассники социаль челтәрләреннән табарга, яңалыклар белән танышып барырга, сорауларга җавап алырга мөмкин. Сорауларны контакт үзәктәге 843 27-9-27-27 телефонына шалтыратып та бирә аласыз.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев