Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Россия Конституциясе көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 26 ел тула. Сезне шушы тарихи истәлекле вакыйга белән ихлас котлыйбыз. Конституция - иң югары юридик көчкә ия иң мөһим документ.

Төп Законыбыз күпмилләтле Федерациянең ныгуында, илебезнең  сәяси-икътисадый  тотрыклыгын тәэмин итүдә, дәүләт  һәм җирле үзидарә институтының камилләшүе өчен ныклы нигез барлыкка китерүдә зур роль уйнады. Конституция илдәге хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели. Төп Законны белү тормышның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Төп закон кабул ителгәннән соң узган чорда районыбыз социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсеш юлында булды. Алга таба да Конституциядә билгеләнгән хокукларыбыз һәм бурычларыбыз безгә хезмәттә, укуда, иҗатта, гомумән, тормышта яңа  казанышларга ирешү гаранты булсын.  Сезгә нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар телибез.

Саба  муниципаль районы  Советы  һәм башкарма  комитеты

Фото: laishevskyi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев