Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортинг- компакт буенча ачык турнир - “Русская зима”

2019 нчы елның 8 нче декабрь көнендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.

“А” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Садыков Салават 3 нче урынга чыкты.

“В” категориясендә Гарипов Руслан 2 нче урынга лаек булды.

“С” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Гарипова Алия  беренчелеккә чыгып, кубокка ия булды.

“Яшүсмерләр” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары үзләренең  уңышлары белән сөендерделәр:

2 урын – Ануфриев Арсений

3 урын –Апсалихов Рөстәм.

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев