Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

«Без бергә»

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Кызыл Мишә мәк­тәбендә, Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләр, шулай ук Шәмәрдәндә эшләүче “Серле дөнья” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр Саба мәдәният йортында 11 декабрь кичендә Казаннан килгән артистлар Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов, Тәслимә Низами, Чулпан Йосыпова, Гөлүс Хәбибрахманов катнашында “Без бергә” дип исемләнгән хәйрия концерты куйдылар. Тамаша залы тулы иде. Чыгышлар кесә телефоннары кушымталары аша да район халкына тиз таралды. Соңыннан мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән үз итеп аралаштырырга вакыт тапканнары өчен хөрмәтләп, артистларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Кызыл Мишә мәктәбе балалары Хәмдүнә Тимергалиевага 70 яше белән котлап, бер кәрҗин чәчәк һәм үзләре ясаган панно бүләк иттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев