Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда хоккей буенча дүрт милләт турниры була

Матчларда Россия, АКШ, Швейцария һәм Словакиянең яшүсмерләр җыелма командалары катнашачак.

13-15 декабрьдә Казанда Спорт сараеның боз мәйданчыгында 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командалары арасында Халыкара хоккей турниры — дүрт милләт турниры була. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дүрт милләт турниры (Турнир четырех наций) — хоккей сезоны дәвамында (сентябрь–март) үткәрелә торган традицион ярыш, ул Россиядә генә түгел, Европаның башка илләрендә дә үткәрелә. Быел турнирны үткәрү урыны итеп Россиянең иң зур шәһәрләренең берсе - Казан сайланган. Ул күп еллар дәвамында олылар һәм балалар — яшүсмерләр хоккейының үрнәк үсешен күрсәтә, диелә хәбәрдә.

Казанда узачак матчларда Россия, АКШ, Швейцария һәм Словакиянең яшүсмерләр җыелма командалары катнаша.

Турнирны ачу тантанасы 13 декабрь көнне 18.30 сәгатьтә башлана. Җанатарлар өчен керү ирекле.

Турнир расписаниесе:

13 декабрь:

  • 15: 00-Швейцария — АКШ
  • 19: 00-Россия-Словакия

14 декабрь:

  • 15: 00-АКШ — Словакия
  • 18: 30 — Россия — Швейцария

15 декабрь:

  • 15: 00-Словакия — Швейцария
  • 18: 30-Россия-АКШ

Фото: minsport.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев