Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ришат Төхвәтуллинга "Гүзәл кебек хатын кирәк?"

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова инстаграм битендә Ришат Төхвәтуллин белән икесенең сәхнәдә матур итеп басып торган, Ришатның бер бәйләм розалар тотып, бик бирелеп нидер сөйләгән, Гүзәлнең аны игьтибар белән тыңлап торган фотосын элгән иде. Фото астында сорау да бар. "Кем белә Ришат миңа ни әйтә? Дөрес җавапка безнең 100 җыр белән флешка бүләккә", - дип язган Гүзәл.

Әлеге фото җиде мең ярымнан артык лайк җыйган, бу сорауга интернет кулланучылар комментарийларда үз җавапларын язып калдырган. Анда кайсылары Ришат туган көн белән котлый, кайберләре җырлап тора дигән, Гүзәл белән дуслыклары турында сөйли дигәннәр. Хәтта берсе Башкортстанның Туймазы районыннан чыккан, икенчесе Пермь өлкәсенең Барда районында туып-үскән җырчыларны" бергә уйнап үскән" итеп тә куйганнар. "Ташкын кебек килеп сәхнәнең иң югары урынын алдың" дип әйтә", - дип фаразлаучылар да табылган.

Әмма иң кызыгы шул, интернеттагы тамашачылар үз ялганына үзе ышанган Хуҗа Насретдин хәленә кала язган. "Гүзәл кебек хатын кирәк" дип язган интернетчының үзенә "чынлап та шулаймы?" дип сорау биргәннәр. Күрәсең, бу җавап тамашачыларның күңеленә иң хуш килгәне булгандыр. 

амашачылар артистларның шәхси тормышы белән бик кызыксынуы, кемнедер кем белән кавыштырып куюы, үзләре ишетергә теләгән ялганга ышанулары гадәти күренеш. Гомерлек парын, мәхәббәтен эзләүче Ришат Төхвәтуллинны да тамашачылар, мөгаен, тизрәк башлы-күзле итәсе киләдер. 

 

Әлеге фото төшерелгән мизгелдә Ришат чыннан да җырчыга комплимент ясап, үзенең булачак тормыш иптәшенең Гүзәлгә охшаган булуын теләвен белдергән. 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X