Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Россиядә иҗади ял итү өчен иң яхшы 10 урынга керде

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар республиканы пленэр өчен иң яхшы урыннарның берсе дип атады.

Татарстан һәм Мәскәү социаль челтәрләрдән файдаланучыларның бер үк сандагы тавышын җыеп, Россиядә иҗади ял итү өчен иң яхшы урыннар рейтингында 8нче һәм 9нчы урыннарны бүлеште. Сораштыруны Tvil.ru сервисы үткәрде.

Башкала төбәге һәм республика өчен 1,2 процент респондент тавыш биргән. Иң күп тавыш — 45,78 процентны - Кырым ярымутравы җыйган.

Саф һавада дизайнерлар һәм профессиональ рәссамнарның сәнгать практикасы, пленэр өчен, Байкал (15,66 процент), Санкт — Петербург (13,25 процент ), Карелия (10,84 процент), Краснодар крае һәм Тверь өлкәсе (4,82 процент) туры килә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев