Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мичән төп мәктәбендә коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә тәрбия бирү

Коррупция – җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Мәктәптә укучыларны әлеге проблемалардан саклау өчен профилактика чаралары ел дәвамында алып барыла.

 Декабрь аенда коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысаларында планда каралган чаралар үткәрелде. Ибрагимова М.Г.  8 нче класста “Коррупцияне китереп чыгаручы сәбәпләр һәм шартлар” темасына ачык дәрес үткәрде. “STOP -Коррупция!” темасына флэш – моб үткәрелде.  Анда шул темага ясалган рәсемнәр күргәзмәсе куелды. Китапханәдә коррупциягә каршы көрәш темасына  күргәзмә оештырылды.

    1-4 класста “Коррупция сүзен ничек аңлыйсыз?”, 5-7 класста “Коррупциянең таралуы һәм аның сәбәпләре”,  8-9 класста “ТР һәм РФ дә коррупциянең таралу масштабы” темаларына тәрбия дәресләре үткәрелде.  Класс җитәкчеләренә К.Ф. Әмиров, Д.К. Әмированың  “Коррупциягә каршы һәм хокукый тәрбия”, Л.Е. Кириллова, А.Е.  Кирилловның “Мәгариф өлкәсендә коррупциягә бәйле хокук бозуларны кисәтү”, Р.Р. Җамалетдинов һ.б ның “Укучыларда коррупциягә каршы культура тәрбияләү”  дигән методик кулланмалары ярдәмгә  килә. Шулай ук “Уңыш”  интерактив  дәресләре тәрбия сәгатьләрендә актив   кулланылды.

Өлкән инспекторлар ПДН ОМВД России по Сабинскому району Р.А.Садриев, Р.В.Габдрахмановлар катнашында укучылар белән “Коррупция, экстремизм и терроризм, соблюдение Закона №71 от 2010 года» темасына сөйләшүләр алып барылды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X