Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
«Үлемсез полк» каһарманнары

#МинемГеройМинемГаилә: районыбыз каһарманнарын барлыйбыз

Татарстанда Җиңү көненә «Минем героем - минем гаиләм» онлайн-флешмобы дәвам итә. Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала.Чираттагы герой белән таныштырабыз.

 Минем әбиемнең әтисе Шәрифуллин Габдулла Шәрифулла улы 1905 нче елда Сатыш авылында дөньяга килә. Башлангыч белем алганнан соң эшкә керешә, 1923 нче елда армия сафларына алына. Аннан әйләнеп кайтканнан соң колхозда эшли. Закирова Махисәрвәр белән тормыш корып, 3 бала үстереп, бәхетле генә яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышы башлана. Габдулла бабай сугышка 1941 нче елның августында мобилизацияләнә, гаиләдән 4 бертуган сугышка алыналар. Беренче хатны бабай юлдан яза, Харьков якларына китүләрен хәбәр итә. Икенче хат фронттан килә.
1942 нче елның мартында хәбәрсез югала. Бертуганнарының да тормышы аянычлы тәмамлана- абыйсы Гарифулла Шәрифуллин пленга эләгеп һәлак була, Файзрахман Шәрифуллин хәбәрсез югала, бары Фатхулла Шәрифуллин гына әйләнеп кайта, әмма алган яралардан 1949 нчы елда вафат була.
Батырлар даны мәңгелек...
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә

Адилә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев