Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
«Үлемсез полк» каһарманнары

#МинемГеройМинемГаилә: районыбыз каһарманнарын барлыйбыз

Татарстанда #МинемГеройМинемГаилә хэштегы астында акция уза

   Минем әниемнең әтисе- бабам Сафин Хафизхан Сафа улы 1910 нчы елның 10 мартында Аккул- Бигәнәй авылында дөньяга килә. Башлангыч белем ала, яшьли хезмәтне сөя. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, тракторист- машинистлыкка укый, Икшермә МТСында эшли. Авылга беренче Фордзон тракторын алып кайтучы да минем бабам Хафизхан булган. Әлеге вакыйганы бүгенге көндә дә Бигәнәйлеләр хәтерли әле.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 нче елның августыннан мобилизацияләнә. Сугышта артиллерист-наводчик булып Волхов фронтында хезмәт итә. 1943 нче елның декабрь аенда ике аягы да каты яралана, "Батырлык" ордены белән бүләкләнә. Госпитальләрдә дәваланганнан соң, 1944 нче елда туган авылына 2 нче группа инвалид булып әйләнеп кайта. Янәдән тракторда эшли башлый. 1954 нче елда күзенә операция була, күрү сәләте начараю сәбәпле, тракторист эшен калдырырга мәҗбүр була. Бабам сукырлар җәмгыятенә кереп, күрү сәләте начар кешеләр өчен булган хезмәтләрне башкара, сеткалар үрә. 1970 нче еллар ахырында сугышта алган яралар үзен сиздерә башлый, бабамның бер аягын кисәләр.
Бабам Хафизхан әбием Фәйзә белән 10 бала тәрбияләп үстерәләр. Әбием Сафина Фәйзә Галиулла кызы да тыл ветераны, ул авыр сугыш елларында хатын-кызлар белән окоплар казуда катнашкан. "Герой-ана" медаленә лаек була.
1984 нче елда бабам Сафин Хафизхан вафат була.
Батырлар даны мәңгелек...
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев