Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
«Үлемсез полк» каһарманнары

#МинемГеройМинемГаилә: районыбыз каһарманнарын барлыйбыз

Бөек Җиңү көне якынлаша (1945-2024)

   Шакирҗанова (Җәләлиева) Рәхимә Баһман кызы Теләче районы Иске Җөри авылында 1925 нче елның 16 нчы октябрендә дөньяга килә. Үз авылларында 4 класс белем ала. Укуны дәвам итәр өчен, Баландышка ат белән йөрергә кирәк була, тик сугыш башланып, тормыш авырая, Рәхимә апа укуын ташларга мәҗбүр була. Ир-атлар сугышка китеп беткәч, эш хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Рәхимә апа Явлаштау урманына агач кисәргә җибәрелә. Анда ел ярым эшләгәч, Казанга ФЗӨгә дип алып китәләр.

“Бик авыр еллар булды. Ашарга юк, кияргә юк, киемне киптереп кияргә дә урын юк. Вагоннарда яшәдек,” – дип искә ала Рәхимә апа.

1945 нче елның 15 нче маенда, сугыш бетүен хәбәр итеп, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Бизгәк авыруы белән чирләгән Рәхимә апа өч ай авырып ята.

1948 нче елның 12 нче гыйнварында Югары Шытсу авылына килен булып төшә Рәхимә апа. Тормыш иптәше Шәрипҗан абый белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Гомере буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыга ул. 1980 нче елда сугыш вакытында күрсәткән фикакарь хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә Рәхимә апа Югары Шытсу авылында улы Мөдәрис һәм килене Гөлнур тәрбиясендә яши.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев