Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
«Үлемсез полк» каһарманнары

#МинемГеройМинемГаилә: районыбыз каһарманнарын барлыйбыз

Җиңү көне якынлаша (1945-2024)

 Минем әби, Мөхетдинова Фәүзия Гариф кызы, 1922 нче елның 15 нче июнендә, Саба районы Килдебәк авылында туган. Мәктәпне  1940 нчы елда тәмамлый. Сугыш башланганчы Бөгелмә тимер юлында эшли. Сугыш башлангач, Фәүзия әби дә туган авылына кайта. Җәен колхозда эшли, ә көзгә окоп казырга жибәрәләр. Анда 3 ай эшләп кайта. Окоптан кайткан җәйне, әби колхозда эшли. Аннары өч кызны тракторга укырга жибәрәләр. 1 кыш укыгач, тәгәрмәчле тракторга утыртып кайтаралар. Тракторда эшләве хатын-кызга бик авыр була. Шулай да әби тырыша , 6 ай тракторист булып эшли .Соныннан фермада эшләп, лаеклы ялга чыга. "1942-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакәрь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә. 2014 нче елның 31 нче декабрендә вафат була. Килдебәк авылы зиратында жирләнә.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилэ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев