Эш кенә түгел, күңел халәте дә
Район мәдәният бүлегенең былтыргы эшчәнлегенә хисап ясалды
“Мәдәният - мәңге үлми, үлчәүләрдә үлчәнми торган рух, күңел чыганагы, ул кешелек дөньясын берләштерүче зур көч! Әлеге өлкәдә эшләүче һәркем өчен халкыбызның бай иҗади мирасын саклап калу, торгызу, киләчәк буыннарга җиткерү, тәрбияләү бурычы тора”.
Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада аларның җитәкчеләре Рөстәм Заһидуллин үзенең чыгышын әнә шулай башлады. Шушы бурычны тормышка ашыруда 200дән артык кешене берләштергән сәләтле коллектив эшли. Тырышлыклары халыкның кәефендә чагылыш таба, түләүле өстәмә хезмәт күрсәтүләрдә, конкурсларда катнашып алынган грантларда күренә. Әйтик, 2024 елда Шекше, Лесхоз, Иштуган, Югары Шытсу мәдәният йортлары, район үзәк, Килдебәк авылы китапханәләре барысы 730 000 сумлык грантка ия булганнар. Бюджеттан тыш керемне арттыру максатыннан мәдәният хезмәткәрләре төрле алымнар куллана. Аерым алганда, Пушкин картасы программасы нигезендә 3,645 миллион, кулдагы акчага 3,4834 миллион сумлык хезмәт күрсәтелгән. Акчалар мәдәният учакларының матди-техник базасын ныгытуга тотыла. Әмма музыка инструментлары бик кыйммәт. Сәхнәгә чыгып уйнар өчен профессионал баяннарның бәясе 1 миллион сумнан артып китә. Узган ел район хисабыннан авыл клублары ихтыяҗы өчен 1,813 миллион сумлык 5 баян сатып алынган.
“Дөрес, инструментлар булу белән генә түгел, аларны кулланырга да кирәк, – диде Рөстәм Заһидуллин. – Балаларда кызыксыну уятып, аларга башлангыч музыкаль белемне бирүче авыл клубларында эшләүче хезмәткәрләребез дә бар. Алар мактауга лаек. Мәсәлән, Сатыш мәдәният йорты мөдире Азат Солтанов түгәрәкләр оештырып курайда, гармунда, Югары Шытсуда Илшат Шәрифуллин – курайда һәм гөсләдә, Кызыл Мишә клубында Булат Галимов гитарада уйнарга өйрәтәләр. Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләре хореограф табып, бию түгәрәге оештырдылар. Башка авылларда да бу эшне җанландырырга кирәк. Чөнки безнең моңа потенциал бар”.
Районда мәдәният учакларын төзекләндерү буенча да күп эшләнгән. 2024 елда федераль, республика, район бюджетларыннан бу максатларга 320 миллион сум акча тотылган. Шул ук вакытта кайбер мәдәният хезмәткәрләре төзелеш оешмасы килгәнен көтмичә, үзләре ремонтка алына. Әйтик, Мичәнбаш клубы мөдире тормыш иптәше белән спектакль уйнау өчен сәхнәне зурайткан, идәннәрне мәрмәр төсенә буяган. Елыш, Өтернәс авыл клублары мөдирләре дә бу эшне авылдашлары ярдәмендә башкарган. Афәрин! Мишәбаш мәдәният йорты җитәкчесе Булат Нәҗипов җәйге ял паркы, аллеялар ясап, урамда кино күрсәтү, концерт кую урыннары булдырып танылган иде. Инде кышкы ял паркы белән дә сокландырды. Ул зур чыгымнар тотып сәхнә эшләгән, идәнгә үзе плиткалар да ябыштырган.
Бүлек башлыгы чыгышында хәл ителмәгән мәсьәләләрне яктыртуга да зур урын бирелде. Хәзер барлык мәдәни чаралар турыдан-туры эфирда интернет челтәре аша трансляцияләнә. Моның өчен сыйфатлы техника кирәк. Ярдәм күрсәтелә, әлбәттә. Былтыр район башлыгы тарафыннан мәдәният бүлегенә 10 экран, 7 проектор бирелгән, 4 штук ноутбук алынган. Алар һаман да җитешми. Авыл мәдәният йортларына 2005 елда кайтарылган музыка аппаратуралары нык искергән. Дүрт клубта музыка аппаратурасы гомумән юк.
“Нинди генә конкурска барсак та, костюмнар кирәк. Бер кеше генә кимәү сәбәпле, алар бик тиз таушалалар. Хисап чорында гына да балаларга конкурс-фестивальләргә йөрү, “Йолдызлык”ка бару өчен 2 ,254 миллион, яшьләр өчен үткәрелә торган “Безнең Заман” фестиваленә 582 мең сумлык костюм тектерелде. Шуны истә тотып, Нурия Миннәхмәтовна, сездән, үткән конкурс-фестивальләр нәтиҗәләре нигезендә коллективларны костюмнар тектерү өчен сертификатлар белән бүләкләүне оештыру мәсьәләсен уңай хәл итүегезне сорыйбыз”, – диде ул чарада катнашкан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимовага мөрәҗәгать итеп.
Аеруча җитди торганы – кадрлар проблемасы. Олы Арташ, Юлбат мәдәният йортларында бүген мөдирләр юк, скрипка укытучысына кытлык. Ел дәвамында әлеге өлкәдән 19 хезмәткәр киткән. Сәбәпләре – ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләү, көннән-көн арткан отчетлар, планнар һәм төрле сайтларга мәгълүмат куюлар. Әлеге мәсьәлә күтәрелгәч, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова да “наказсыз” калмады.
“Чара үткәрү түгел, төрле министрлыклардан, комитетлардан, бүлекләрдән килгән хатлар нигезендә күп программаларга мәгълүмат кертергә кирәк. Бу эшне вакытында башкару өчен, мөрәҗәгатем, Алсу Равилевна, сезгә: мәдәният бүлегенә өстәмә ике штат сорыйбыз. Ул белгечләр кадрлар эшен дә, техника, янгын куркынычсызлыгы, сату алулар буенча да, биржа мәйданчыкларындагы эшләрне дә алып барырлар иде”, – диде Рөстәм Заһидуллин.
Үз чиратында район башлыгы Рәис Миңнеханов проблемаларның чишелеше табылып барылачагына ышаныч, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә, аларга төрле яклап ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Бәйрәмдә районыбызның мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, күп еллар дәвамында халыкка үз талантларын юмарт бүләк итүчеләргә министрлыкның, район Советының Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев