Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Тукран тәүбәсе» көлдерде дә, уйландырды да...

Мәдәният учакларында ниләр бар?

  Шәмәрдән мәдәният йортында «Тукран тәүбәсе» дип исемләнгән хәйрия спектакле күрсәтелде. Спектакльдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә мөдире Ләйсән Мөхәммәтҗанова, Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы үзешчәннәр коллективы катнашты. Спектакль уйландырды да,  көлдерде дә, геройлар өчен борчылырга да мәҗбүр итте. Актерларның рольләрне зур осталык белән башкарулары, спектакльнең сәхнәгә куелышы, музыка, яктылык, декорацияләр беркемне дә битараф калдырмады. Спектакль барышында үзешчән артистлар һәм Мичәнбаш клубы мөдире Альбина Гаврилова башкаруында җырлар яңгырады. Тамашачылар бу комедияне бер сулышта карадылар. Спектакльнең авторы һәм режиссеры мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфинур Шакирова. Спектакль ахырында авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев барлык башкаручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев