Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 гыйнвардан арта...

Гыйнварда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 6,6 процентка артып 16,4 мең сум тәшкил итә, бу 2019 елга караганда мең сумга артыграк.

1 гыйнвардан бала караган өчен 2018 елдан бирелә башлаган “Путин” акчасын түләү  срогы  арта. Хәзер аны  җан башына  уртача керемнәре (баланы  кертеп) ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә балага  3  яшь тулганчы түли башлаячаклар. 

1  гыйнвардан  ана  капиталы  453026 сумнан 466 мең 617  сумга  кадәр,  ягъни 3,8 процентка   артачак.  Россиядә 2007  елдан   бирле   гамәлдә   булган әлеге  программа һәм  2021  елга кадәр  дәвам итәчәк.

1  гыйнвардан   минималь   хезмәт  хакы, 2019 ел­ның  икенче кварталы өчен яшәү минимумы күләменә  кадәр,  ягъни  аена 12130 сумга  кадәр  күтәреләчәк. 

1  гыйнвардан  “Земский  учитель”  федераль  прог­раммасы  старт ала.  Авылга яки  зур  булмаган (50  мең  кешелек)  шәһәрләргә  эшкә килгән укытучыларга  1 миллион  сум  күләмендә дәүләт ярдәме   күрсәтеләчәк. Элегрәк   шундый   ук  программалар  төбәк   дәрә­җәсендә  бар  иде.

1  гыйнвардан   Россиядә 2020  елдан   электрон  хезмәт  кенәгәләрен  кертү   турындагы  закон   үз  көченә  керде.  Хезмәт эшчәнлеге,  стаж,  биләгән   вазыйфалар,  башка  эшкә  күчерү, һәр   хезмәткәрнең  эш  шартнамәсен  туктату  һәм   эштән   чыгару  турында  мәгълүмат  ай  саен  Россия  Пенсия  фондына тапшырылачак.  Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү акрынлап  ел дәвамында барачак. 2021  елның  гыйнварыннан беренче тапкыр эшкә урнашканнар өчен барлык язулар да бары тик  электрон форматта гына теркәләчәк. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев