15 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Казан Кремле: Татарстанда илкүләм проект кысаларында яслеләрдә 3 мең урын булдырылган
Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә яслеләрдә яңа урыннар булдыруны тизләтергә кушты.
-
Россия хөкүмәте отставкага китте
Владимир Путин Хөкүмәт әгъзаларына хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
-
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында “Трудотерапия” социаль тернәкләндеру технологиясе
Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Трудотерапия» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.Мастер - классның темасы: “Төсле җепләрдән картина ясау” . Максатлары: вак кул моторикасын яхшырту, хезмәт эшчәнлегенә мотивация формалаштыру.
-
2020 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңартуга 550 млрд бүленәчәк
Программаны тормышка ашыру кысаларында поликлиникаларны, хастаханәләрне һәм ашыгыч ярдәм медицинасы станцияләрен җиһазландыру күздә тотыла.
-
16 гыйнварда кар, яңгыр, юеш кар һәм көчле җил көтелә
Бу Россиянең Европа территориясенә төньяк-атлантика циклонының чыгуы белән бәйле.
-
Югары Симет мәдәният йортында ял кичәсе оештырылды
Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкән буен кешеләре катнашында ял кичәсе оештырылды. Кичә өлкән буен кешеләре катнашында уткәрелде. Алар чыршы утлары яктылыгында рәхәтләнеп аралаштылар , күңел ачтылар, төрле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар , яңа ел бәйрәмнәре тарихын искә төшерделәр.
-
Рафис Борһанов укытучыларга балаларга өй эшләрен күп бирмәскә кушты
Министр әйтүенчә, кичләр буе бергәләшеп дәрес әзерләп утыргач, ата-ананың тәрбия бирергә вакыты да калмый.
-
Путин Россиядә экологик мониторингның бердәм системасын булдырырга кушты
2021 елга товар һәм төргәк җитештерүчеләр һәм импортерлар аларны утилизацияләү буенча чыгымнарны түләргә тиеш.
-
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында әче туфракны известьлау һәм авыл хуҗалыгы техникасын техник модернизацияләү буенча Татарстанның алдынгы төбәкләре арасында булуын билгеләп үттеләр
14 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов төбәк аграр ведомстволары җитәкчеләре, тармак берлекләре һәм фәнни бергәлек җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсе уздырды, ул язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм үзебезнең чәчүлек материалын куллану мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
-
«Иң шәп әйдаман»
Укучылар арасыннан отряд вожатыйларының эшчәнлеген активлаштыру һәм аларның үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе кысаларында «Иң шәп әйдаман» бәйгесенең мәктәп туры этабы булып узды.
-
Гөлназ Шәрипҗанова: “Түзегез, балаларым, түз...”
Соңгы арада кайбер татар артистлары гаилә концертлары куя башлады. Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев балалары белән февральдәге концертларына әзерләнсә, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар “Балалы солянка”да очрашырга чакыра. Гөлназ үзенең инстаграм сәхифәсенә “Музыкаль гаилә” бәйгесендә катнашкан видеоязмасын да урнаштырган. “Әти-әнине сайламыйлар шул, түзегез балаларым, түз”, - дип язган Гөлназ.
-
«Монако» белән очрашу УНИКС өчен җиңелү белән тәмамланды
Матч 78:84 исәбе белән төгәлләнде.
-
Путин ана капиталы программасын арттырырга һәм аны 2026 елга кадәр озайтырга кушты
Россия Президенты ана капиталын беренче бала туган өчен бирергә тәкъдим итте.
-
2020 елда Татарстанда балалы гаиләләргә дүрт төрле яңа социаль ярдәм күрсәтеләчәк
2024 елга кадәр төбәктә фәкыйрьлек дәрәҗәсен 4 процентка кадәр киметү бурычы тора.
-
Сынауларда сынмаган
Яңа елның беренче юбиляры – Иләбәр авылында яшәүче Кафия Хөснетдин кызы Даутова үзенең 90 яшен каршы алды. Алабуга районында туган кызның гаиләсе аңа ике яшь вакытта Можга шәһәренә күченә. Сугыш чорларын ул бүген дә тетрәнеп искә ала.