Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

16 гыйнварда кар, яңгыр, юеш кар һәм көчле җил көтелә

Бу Россиянең Европа территориясенә төньяк-атлантика циклонының чыгуы белән бәйле.

16-17 гыйнварда Татарстанда һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Бу Россиянең Европа территориясенә төньяк-атлантика циклонының чыгуы белән бәйле.

16-нчы гыйнварда Казанда кар, яңгыр һәм юеш кар явачак, төнлә урыны белән кыска вакытлы буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр булачак, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, төнлә минус 2-дән 4 градуска кадәр, көндез 2-дән плюс 4 градуска кадәр температура булуы көтелә.

Республика территориясендә актив атмосфера фронтлары узганда кар, юеш кар һәм яңгыр, урыны белән бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, аерым районнарда – бозлавык, томан, төнлә һәм иртән 16-нчы гыйнварда кыска вакытлы буран көтелә.

Температура фоны аномаль югары булыр дип фаразлана: 16-нчы гыйнварда республикада төнлә һаваның минималь температурасы – минус 1-6 градус, иртән һәм көндез 0-дән плюс 5 градуска кадәр. 17-нче гыйнварда төнлә минус 2-дән 2 градуска кадәр, көндез 0-дән плюс 4 градуска кадәр булыр дип көтелә. Уртача температура нормадан 13-15 градуска артып китәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Шул ук вакытта юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе бозлавык вакытында, көчле җилдә һәм буранда шумый торган аяк киеме кияргә киңәш итә. Өлкәннәргә резин очлыклы таяк яки очланган шиплы махсус таяк кулланырга киңәш ителә.

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация җайланмалары алырга киңәш ителә.

Буран, бозлавык һәм җил барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга кыенлык тудырачак. Автомобильчеләргә мөмкин булган кадәр ерак араларга йөрүдән баш тартырга кирәк. Машина йөртүчеләр тормозга кисәк басмасалар иде. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр юлы урынында гына чыгарга, транспорт агымына каршы хәрәкәт итәргә, ерактан күрү мөмкинлеге бирә торган жилет кулланырга яки яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә киңәш ителә.

Җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга киңәш ителә. Балаларны караучысыз калдырмаска кушыла. Әгәр урамда көчле җил чыкса, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында яшеренергә мөмкин. Йорт диварлары, агачлар, реклама щитлары, электр тапшыру линияләре янында җилдән качып торырга ярамый. Уңай һава температурасы, катнаш һәм юеш явым-төшемнәр, көчле җил булган очракта, биналарның һәм башка объектларның түбәләреннән кар ишелеп төшәргә мөмкин.

Хәвефле хәлләр килеп чыккан очракта ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм «101, 112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шалтыратулар тәүлек буе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннарыннан бушлай кабул ителә. Шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  ТР буенча Баш идарәсенең ышаныч телефоны да эшли: 8(843) 288-46-96.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X