Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Иң шәп әйдаман»

Укучылар арасыннан отряд вожатыйларының эшчәнлеген активлаштыру һәм аларның үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе кысаларында «Иң шәп әйдаман» бәйгесенең мәктәп туры этабы булып узды.

Әлеге бәйгенең җиңүчесе - 8 сыйныф укучысы Коваль Динә. Динә, 4 класс укучылары белән берлектә, педагог-оештыручы Зиннәтуллина Г.М. җитәкчелегендә «Әкиятләр юллары буйлап» дигән темага викторина үткәрде. Динә кече мәктәп балалары – эзтабарлар белән эшләү күнекмәләрен күрсәтте.

Укучылар, бу чарада актив катнашып, үзләренең белемнәрен балалар әкиятләре һәм җырларын танып белүдә күрсәттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X