Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында әче туфракны известьлау һәм авыл хуҗалыгы техникасын техник модернизацияләү буенча Татарстанның алдынгы төбәкләре арасында булуын билгеләп үттеләр

14 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов төбәк аграр ведомстволары җитәкчеләре, тармак берлекләре һәм фәнни бергәлек җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсе уздырды, ул язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм үзебезнең чәчүлек материалын куллану мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Татарстан Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  җитәкчесе     тарафыннан  Татарстанның  әче  туфракны    известьлау һәм авыл  хуҗалыгы  техникасын техник модернизацияләү буенча  алдынгы  төбәкләр арасында  булуы   билгеләнеп  үтелде.     2019 елда  республикада  туфракны   известьлау    57 мең га мәйданда  башкарылды.   Шуны  әйтергә  кирәк,  әче  туфрак  – ул  безнең  төбәккә  хас күренеш һәм  яхшы  уңышка ирешүдә төп  лимит факторы  булып  санала.   Аңа     минераль ашламалар да  кертү дә  көткән  нәтиҗәне  бирми.   Моның  өчен  башта    туфракны известьларга  кирәк.  Авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  90%ка кадәр чыгымнары  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  каплана.        

Моннан  тыш,  2019 елда   авыл  хуҗалыгы техникасы паркын модернизацияләү буенча республика тарафыннан шактый  эш  башкарылды,      242 трактор, 130 ашлык  җыю  комбайны, 32 азык  җыю  комбайны һәм 2 меңнән артык  башка техника    сатып алынды.

Министрның беренче урынбасары хәбәр итүенчә,  туфракның уңдырышлылыгын,  техник  модернизацияләүне  арттырып, төп авыл  хуҗалыгы культураларының  җитештерү күләмнәрен  арттыру өчен  органик һәм  минераль  ашламалар кертү белән бергә,   авыл хуҗалыгы     министры  Дмитрием Патрушев тарафыннан     сортларны  яңарту  һәм  2020  ел    уңышы  өчен  үзебезнең  селекция  орлыкларын  куллану  бурычы   куела.   Джамбулат  Хатуов  Россия  фәнни   учреждениеләренә үз продуктларын  базарга  активрак чыгырарга  кирәклеген  билгеләп  үтте.    

«Төбәкләргә үзебезнең  сортларны  җитештерүгә  кертү  буенча  активрак  эшләргә кирәк  дип саныйм  – бу  илнең азык-төлек  иминлеге   гарантиясе», - дип  белдерде  министрның  беренче  урынбасары. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шуны  искәртә,    Татарстанда    «АгроСемЭксперт» программасы  эшли,  ул   аграрийларга    сатып алу  өчен  кирәкле  орлыклар  партиясен  табарга  яисә  аларны  сату  буенча  үз тәкъдимнәрен  урнаштырырга  ярдәм  итә.       Программа шулай  ук  хуҗалыклар өчен  орлыкларга  җентекле  анализ ясарга, аларның  сыйфатын  һәм күләмен  мониторингларга  мөмкинлек  бирә.  Системада  файдаланудагы селекция  казанышларының  дәүләт ресстрына  кертелгән  үсемлекләр  сортларын  тиз  эзләп  табу  бар.  Аграрийлар программадан  түләүсез файдалана алалар.   

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X